поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ГЫЙСМӘТУЛЛИНА ХӘНИФӘ

Хәнифә Гыйсмәтуллина Томск шәһәрендә мөдәррис гаиләсендә туа, ирләр мәдрәсәсендә укытыла торган дәресләрне атасыннан ала. Озак вакытлар Сембер губернасы Зөя каласы кызлар мәктәбендә укыта. Аның «Тәгъзия» («Юаныч») исемле лирик шигырьләр җыентыгы — 1897 елда, «Гакыйдәтел-әһлехак» («Дөреслек яклыларның ышанулары») исемле әсәре — 1895, «Тәргыйб» («Кызыксындыру») — 1898, «Мәгъдәнел-мәсаил» («Сораулар чишмәсе») 1900 елда басылалар.

Хәнифә Гыйсмәтуллина кыз балаларны укыту мәсьәләсенә зур әһәмият бирә. Ул кызларны яңача укыта башлый. Укучыларны классларга бүлеп укыту, хәреф-аваз методын куллану, балаларны чисталыкка өйрәтү, мавыктыру, көлдерү, шатландыру кебек яңалыклар кертә.

«Тәргыйб» әсәрендә ул хатын-кызларны матбугатка чакыра. «Матбугат, — дип яза Гыйсмәтуллина, — җөмлә кавемнәрнең тәрәкъкыйләренә хезмәт итмәктә. Бер-беремезнең сүземезне икенчегә ишеттермәк хосусында олуг васыйта». X. Гыйсмәтуллинаның лирик шигырьләр циклы вакытсыз үлгән тормыш иптәшен сагыну хисләре белән нык бәйле. Олы мәхәббәт темасы аның поэзиясендә үзәк урын ала:

Ташубән мәүҗ орып бәхре мәхәббәт
Җиһанны гарикъ идүбән канигъ улмас.
Мәхәббәт гәр ула ике тарафтан,
Хосулына аның һич манигъ улмас.
(Әгәр мәхәббәт диңгезе дулкынланып ташыса
Дөньяны батыру белән дә канәгать булмас.
Мәхәббәт ике яктан булса, аның
Җиңүенә һичкем каршы тора алмас.)

Риза Фәхретдинов үзенең «Мәшһүр хатыннар» дигән хезмәтендә Хәнифә Гыйсмәтуллина турында: «Мәмләкәтемездә әсәре мәтбугъ улан хатыннарның әүвәлегесе бу заттыр... Зәүҗе вафат улмакла тол калып, җөмлә гомерене тәгълим юлына сарыф әйләмешдер», — дип яза.

©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгшарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 2нче том.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»