поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГЫЙСМЕТДИН ДАМИР

Язучы, журналист Дамир Гыйсметдин (Дамир Минсәгыйр улы Гыйсметдинов) 1949 елның 25 гыйнварында Чуашстан Республикасының Батыр районы Татар Тимәше авылында укытучы гаиләсендә туа. 1966 елда шул ук районның Тойси урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел туган авылында, аннары Мәскәү тирәсендәге төрле төзелешләрдә эшли, 1969–1970 елларда армиядә хезмәт итә. Армиядән соң Казанга килеп, 1971–1976 елларда университетның журналистика факультетында югары белем ала. Университетны тәмамлагач, ун елдан артык (1975–1986) «Чаян» журналы редакциясендә хәбәрче, бүлек мөхәррире, бүлек мөдире булып эшли. Шул дәвердә ул үзенең сатирик каләмен чарлый, «Чаян» журналы һәм башка көндәлек матбугат битләрендә юмор-сатира жанрындагы күп кенә хикәяләрен, усал эчтәлекле фельетоннарын бастырып, укучыларның киң даирәсенә исемен таныта. Узган гасырның сиксәненче елларында аның кайбер юмор-сатира әсәрләре Мәскәү басмаларына да урнаштырыла.

1986–1990 елларда Д.Гыйсметдин КПССның Татарстан өлкә комитетында халыкара мәсьәләләр буенча консультант һәм бүлек инструкторы булып эшли. Туксанынчы елларда халыкара «Ватан» җәмгыятенең әүвәл рәис урынбасары, аннары рәисе вазифаларын башкара, Бөтендөнья Татар Конгрессының идарә әгъзасы буларак, чит илләрдәге татар диаспорасы белән багланышларны ныгыту юнәлешендәге эшләргә җитәкчелек итә. Туксанынчы елларның урталарыннан башлап Дамир Гыйсметдин Татарстан Республикасының чит ил компанияләре белән уртак предприятиеләре идарәләрендә җаваплы җитәкче урыннарда эшли.

Дамир Гыйсметдин – юмор-сатира әсәрләре тупланган өч китап авторы («Өметсез шайтан», 1990; «Әйтсәм әйтим», 1999; «Атта да, тәрттәдә дә...», 2007). Ул шулай ук аерым күмәк җыентыклардагы («Таныш булыгыз, Ломжа» – «Знакомтесь, Ломжа», 1989; «Йөртә безне язмышлар», 1992) очерк язмалары, музыкага салынган популяр җыр текстлары (унлап җыры 1999–2000 елларда чыккан «Сез яраткан җырлар» китабына кертелә) һәм төрекчәдән тәрҗемә китаплары авторы буларак та укучыларга таныш. Аерым алганда, Ф.Бичури белән берлектә ул Төркиядә үз вакытында киң танылган милләтпәрвәр татар эшкуары-кәсепчесе Ибраһим Мәңгәр турында кызы язган истәлек китабын (Сафия Имре. «Әтием», Казан, 1994) төрекчәдән татарчага тәрҗемә итә.

Ул – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Д.Гыйсметдин – 2002 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
 
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Өметсез шайтан: юмористик хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990 – 79 б. – 15000 д.
Әйтсәм әйтим: сатирик хикәяләр, юморескалар, шигырьләр, җырлар. – Казан: Полиграфкомбинат, 1999. – 159 б. – 3000 д.
Атта да, тәртәдә дә...: юмористик хикәяләр, шигырьләр, җырлар, юлъязмалар, уйланулар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 206 б. – 1000 д.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»