поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ГЫЙНИЯТУЛЛИНА ГӨЛФИЯ

“Мин 1989 елның 27 июнендә Кукмара районы Тырыш авылында туганмын. Арча педагогия көллиятен тәмамлагач, читтән торып КДУда гуманитар факультетта белем алам. Тормышка гашыйкмын,х ыялланырга, дуслашырга, җырларга яратам, иҗат эшендә кайныйм”, - ди Гөлфия үзе турында.

Авылым

Яратам мин авылымның
Урман, болын, кырларын.
Шул кырларда яңгырасын
Минем шатлык җырларым.

Урманнары бигрәк матур,
Кошлар сайрап торганда.
“Тырыш” дип исем биргәннәр,
Халкы тырыш булганга.

Киң кырларда, фермаларда,
Һәрвакыт макталалар.
Авылыбызның исемен,
Горур йөртәләр алар.

Авылыбыз тарихына,
Күз салыйк әле, әйдә!
80 еллыгын уздыра,
Авылым быел җәйдә.

Кырларда иген үсә,
Урманда сайрый кошлар.
Гөрләтеп бәйрәм итәбез,
Килегез, безгә, дуслар!

Чишмәләр

Жырлый-жырлый, тау битеннән
Чишмәләр челтерәп ага.
Кайткан саен саф суына,
Рәхмәт әйтәбез ана.
Шушы чишмә буйларында
Саклый идек без бәбкә.
Бар дөньябызны онытып
Уйнаган чаклар истә.
Вәгъдәләшә синең янда парлар,
Сагышлыларны да еш күрәсең.
Һәрберсенең серен эчкә йотып,
Акрын гына ага бирәсең.

Янымда син

Болытлар йөзсә дә күктә,
Якты кебек бу иртә.
Онытылыр борчуларым,
Янымда булл – шул житә.
Мәхәббәтем канатланып,
Тагын еракка оча.
Хыялларыма бирелеп,
Сине ныграк кочам.
Елмай әле, әйдә тагын,
Серле килеш сине яратам.
Назлы тавышың ишетсәм,
Гашыйк булам кабаттан.
Күзләрем серле елмаеп,
Карыйлар сина, җаным.
Йөрәгемне яулап алдың,
Сиңа бу сөю җырым.

* * *

Алтын таулар вәгъдә итмә,
Ышанмыйм буш сүзеңә.
Сүзләрең булса ихластан,
Әйт син карап күземә.
Йөрәгемне яулыйм димә,
Синеке түгел күптән,
Син бирмәгән назларны
Эзләп таптым мин читтән.
Синнән калган яралар
Торган саен яңара,
Араларны җайлыйк дип,
Зинһар инде ялварма.

* * *

Бишекләрдә көйләр көйләгәнсең,
Йокламыйча үткән тоннәрең.
Туктамыйча үксеп елаганда,
Ничек түзде, әни, йөрәгең?
Олы жанлы ,артык сабыр шул син,
Рәнжемәдең читкә китсәм дә.
Изге теләк теләп кала идең,
Олы юлга чыгып киткәндә.
Сокланырлык үз гаиләм бар,
Балалар да йөри янәшә.
Тормышта гел юлдаш булды,
Чын йорәктән биргән киңәшләр.
Йөрәктәге рәхмәтемне, әнием,
Җырларым аша юллыйм.
Еракларда яшәү киртә түгел,
Көн туса, сине уйлыйм.
Күзләрендә серләр күрәм,
уйлыйсың да, никтер, дәшмисең.
Кайгырасың, бергә шатланасың,
Син, әни, без дип, яшисең.


Матбугат.ру
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»