|
Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.
ГЫЙМАДОВ ӘХМӘТ
(1915—1943)
Әхмәт Зыятдин улы Гыймадов 1915 елда Казан шәһәрендә типография эшчесе (хәреф җыючы) гаиләсендә туа. Казанның Мулланур Вахитов исемендәге мәктәбендә җиде класс белем алгач, ФЗӨгә укырга керә һәм аны тәмамлаганнан соң Казан заводларында слесарь булып эшли. Шул елларда производство темасына багышланган\ язмалары, очерклары, кыска хикәяләре белән өлкә газеталарында катнаша башлый. 1937 елда аны завод газетасына редактор итеп куялар. Журналист буларак, Ә Гыймадов эшчеләр тормышын тагын да тирәнрәк өйрәнергә керешә һәм хикәяләрендә аларның уй-тойгыларын, социалистик илне индустрияләштерүдә актив катнашуларын әдәби чаралар белән гәүдәләндерергә омтыла. Бер үк вакытта ул революциягә кадәрге кустарьлар-һөнәрчеләр тормышы турында күләмле әсәр — «Юллар» исемле повесть яза башлый.
1939—1941 еллар арасында Ә. Гыймадовның «Яшь ленинчы», «Яшь сталшчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газеталарында, «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналында балалар өчен патриотик һәм героик рухтагы маҗаралы хикәяләре дә дөнья күрә («Пионер Владик», «Мигуель» һ. б.), 1943 елның, башында Ә. Гыймадов Бөек Ватан сугышына китә һәм шул елның октябрендә фашист илбасарларына каршы көрәштә батырларча һәлак була.
Ватан азатлыгы өчең гомерен биргән язучы-солдат буларак, Әхмәт Гыймадовның исеме Татарстан Язучылар союзы бинасына куелган мемориаль тактага язылды.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)
|
|