поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГЫЙМАДИЕВ РӘИС

Шагыйрь һәм үзешчән композитор Рәис Мөбарәкша улы Гыймадиев 1954 елның 23 апрелендә Татарстанның Чистай районы Каргалы авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылларында урта мәктәпне, аннары, армиядә гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң, 1966 елда Волгоград физкультура институтын һәм 2002 елда Казан дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлап ике белгечлек буенча (физкультура укытучысы-тренер һәм икътисадчы-менеджер) югары белем ала. 1976–2000 елларда Чаллы төбәгендәге төрле сәнәгать һәм хуҗалык оешмаларында шофер һәм автомобиль транспорты буенча өлкән мастер, Чаллыда «Плодовощторг» акционерлык предприятиесе директоры, Сарман районындагы «Петровская» агрофирмасының генераль директоры урынбасары, Зәй шәһәрендә кондитер фабрикасы генераль директорының беренче урынбасары булып эшли. 2000 елның июленнән ул Чаллыда шәһәрнең «Пассажир автотранспорты предприятиесе» дигән акционерлык җәмгыятен җитәкли. Хезмәтне оста оештырганы өчен «2004 ел җитәкчесе» һәм «Шәһәрнең шәрәфле гражданы» дигән мактаулы исемнәргә лаек була.

Рәис Гыймадиев әдәбият һәм музыка белән яшьтән үк кызыксына. Шигырьләр яза һәм үз шигырьләренә көйләр чыгара. Башка үзешчән композиторлар (Фирзәр Мортазин, Зифа Нагаева һ.б.) тарафыннан да аның байтак шигырьләре көйгә салына. Ул – Казандагы хосусый нәшриятларда җырлары һәм шигырьләре тупланган «Җырларымны сезгә багышлыйм» (2001) һәм «Яратып яшәгез!» (2004) исемле ике китап авторы. 2003 елда исә «Ядкәр» студиясендә үзешчән композиторның «Җырларымны сезгә багышлыйм» дигән бер үк исем белән аудиокассетасы да дөнья күрә.

Р.Гыймадиев – 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Җырларымны сезгә багышлыйм: шигырьләр, җырлар / кереш сүз авт. Я.Шәфыйков. – Казан: Матбугат йорты, 2001. – 256 б. – 2000 д.
Яратып яшәгез!: шигырьләр. – Казан: Сүз, 2004. – 256 б. – 1000 д.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»