поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГЫЙМАДИЕВ АЛМАЗ

Алмаз Марс улы Гыймадиев 1972 елның 20 июлендә Татарстан Республикасының Биектау районы Олы Битаман авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1988 елда Олы Битаман урта мәктәбен тәмамлап, шул ук елны Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты һәм көнчыгыш телләре факультетына укырга керә. Университетның дүртенче курсында укыганда республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы «Сабантуй» редакциясенә хәбәрче булып эшкә урнаша. Университетта укуын тәмамлагач та шул газетада 1996 елга кадәр эшләвен дәвам иттерә. 1996–1997 елларда Татарстанның Әтнә районы хакимиятендә мәдәният бүлеге мөдире булып эшли. 1997 елдан «Казан утлары» журналында: әүвәл редакциянең бүлек мөдире, 1998 елдан җаваплы секретарь вазифаларын башкара.

А.Гыймадиев бала чагында ук хикәяләр, әкиятләр язу белән мавыга, мәктәптә укыганда аерым язмалары «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында, «Ялкын» журналында басыла башлый. Актив иҗат эшенә кереп китүе үткән гасырның туксанынчы елларына туры килә. 1997 елда аның балалар өчен кырыклап шаян хикәясен үз эченә алган «Тә-нә-фес, яки Маҗаралы хәлләр» исемле беренче китабы, 2000 елда «Хуш, Тамчыгөл!» дигән икенче җыентыгы дөнья күрә. Шушы ике җыентыгына тупланган әсәрләре өчен ул 2001 елда Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге әдәби бүләккә лаек була.

Алга таба, үзенең иҗат офыкларын киңәйтә барып, соңгы елларда А.Гыймадиев яшь укучыларына янә ике китабын – «Без андый малай түгел!» (2005) һәм «Ниязның рекордлар китабы» (2006) дип аталган хикәя-повесть җыентыкларын бүләк итә. Моннан тыш язучы иҗатыннан аерым хикәяләр «Хәтер» нәшриятында чыккан «Татар балалар әдәбияты» (2003) һәм Татарстан китап нәшрияты тарафыннан нәшер ителгән «Балачакта калабыз» (2004) исемле күмәк җыентыкларда да лаеклы урын ала.

А.Гыймадиевның хикәяләре композицион яктан җыйнак, сюжетлары маҗаралы хәлләргә корылган булулары белән җәлеп итә, аларда балаларның көндәлек тормышта – мәктәптә, шәһәр урамында, авыл болын-кырларында бер-берсенә карата эчкерсез мөнәсәбәтләре, шаянлыклары, характер үзенчәлекләре кызыклы детальләр, тормышчан вакыйга-эпизодлар аша сурәтләнә.

Ул 2007 елда Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

А.Гыймадиев – 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тә-нә-фес, яки Маҗаралы хәлләр: балалар өчен шаян хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 78 б. – 10000 д.
Хуш, Тамчыгөл!: повесть, хикәяләр, скетчлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 112 б. – 5000 д.
Без андый малай түгел!: повесть, шаян хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 184 б. – 1000 д.
Ниязның рекордлар китабы: шаян хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 80 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ихсанова Л. Уңышлар сиңа, каләмдәш! // Шәһри Казан. – 1997. – 8 авг.
Баттал Ф. Бер атуда ике куян // Ватаным Татарстан. – 1997. – 12 нояб.
Ихсанова Л. Беренчесе // Ватаным Татарстан. – 1998. – 11 февр.
Ихсанова Л. Бала күңеле пыяла // Шәһри Казан. – 2001. – 27 апр.
Вәлиев М. Алмагачлар чәчәктә // Казан утлары. – 2001. – № 4. – 145–153 б.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»