поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГЫЙЛЬМИ ЛӘБИБ

(1906–1938)

Ләбиб Гыйльми (Ләбиб Гыйльман улы Гыйльманов) 1906 елның 12 июнендә хәзерге Татарстан Республикасының Әлмәт районы Иске Баграж (Елховой) авылында игенче гаиләсендә туа. Кече яшьтән ятим калып, балалык һәм үсмер чагы көтүче һәм ялчы хезмәтендә үтә. Октябрь инкыйлабыннан соң, авылның яшь комсомол активистларыннан берсе буларак, Чистай шәһәренә партия мәктәбенә укырга җибәрелә (1923). Мәктәпне тәмамлагач, әүвәл Әлмәттә волость комсомол комитеты секретаре булып эшли, 1928 елда Коммунистлар партиясенә әгъза итеп алынганнан соң, Казанга чакырылып, комсомолның Татарстан өлкә комитеты инструкторы итеп билгеләнә.

1930 елда Л.Гыйльми, ВЛКСМ Үзәк комитеты карары буенча, Монголия революцион яшьләр оешмасының Үзәк комитетына киңәшче итеп җибәрелә. Монголиядән кайткач, 1932–1934 елларда, Л.Гыйльми комсомолның Татарстан Өлкә комитетында икенче секретарь, 1935–1937 елларда республика балалар матбугаты басмалары «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы һәм «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналының җаваплы редакторы булып эшли.

1937 елның 2 июлендә Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Кави Нәҗми «халык дошманы» мөһере белән кулга алынгач, бушаган урынга җитәкче итеп партия аппаратында «хезмәт чыныгуы узган» Ләбиб Гыйльмине куялар. Ләкин аңа Берлек рәисе булып озак эшләргә туры килми: шул ук елның 21 сентябрендә ул да кулга алына. Аны троцкичылыкта, Совет хакимиятенә каршы контрреволюцион эш алып баруда, шпионлыкта гаеплиләр. Л.Гыйльми сорау алу сәгатьләрендә, беркатлы горурлык белән: «Тикшерү бу нахак гаепләрне дәлилләп исбатлый алса, мин теләсә нинди җәзаны да кабул итәргә әзер!» – дип белдерсә дә, НКВДның сыналган ысуллары белән «эшкәртелгәннән» соң, ул һәммә гаепләү актларына имзасын куярга мәҗбүр ителә. Аның язмышы инде алдан ук хәл ителеп куелган була. СССР Югары Мәхкәмәсе коллегиясенең прокурор һәм адвокат катнашыннан башка 1938 елның 9 маенда уздырылган утырышы нибары биш минут дәвам итә. Шул ук көнне Казанның Черек күл подвалында хөкем карары гамәлгә ашырыла. Тоталитар режим татар әдәбиятының чираттагы вәкилен әнә шулай юк итә.

Ләбиб Гыйльми әдәбиятка 1930 елда килә: шул елны аның «Сәнәклеләр» исемле поэмасы аерым китап булып басыла. Аннан соң бер-бер артлы балалар өчен язылган «Аучы Хәмит» (1931), «Чалкаш», монгол яшьләре тормышыннан «Чимит Дурже» (1933) исемле проза әсәрләре, хикәяләре, шигырьләре тупланган «Фронттан» (1935), «Хикәяләр» (1936) исемле җыентыклары дөнья күрә. Шушы ук елларда ул монгол халкының легендар улы Сухабатыр турында роман язарга керешә. Әсәрнең бер өлеше «Эмигрант» исеме белән «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының 1933 һәм 1934 елгы саннарында басыла. Әмма әсәр тәмамланмый кала.

Л.Гыйльми, язучы-прозаик буларак, киң даирә укучыларга иң беренче нәүбәттә үзенең «Чын мәхәббәт» (1934–1935) исемле романы белән билгеле. Ятимлектә үскән авыл малаеның катлаулы язмышын, рухи чыныгу юлын гыйбрәтле, маҗаралы вакыйгалар, тормышчан, истә калырлык детальләр аша кызыклы итеп сурәтләгән һәм эчтәлеге, аерым каһарманнарының язмышы белән А.С.Макаренконың мәгълүм «Педагогик поэма»сындагы эпизодларны хәтерләткән бу әсәр заманында укучылар арасында зур популярлык казана. 1958 елда романның яңа басмасы дөнья күреп, туксанынчы елларда «Мирас» журналы (1996, № 11–12) һәм «Мирас» нәшриятында чыккан яңа басмасы аша ул кабат укучылар игътибарына тәкъдим ителә. 2006 елда исә роман Кол Гали исемендәге Халыкара премия белән дә билгеләп үтелә.

Л.Гыйльми – 1934 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сәнәклеләр: поэма. – Казан: Татиздат, 1930. – 20 б. – 3000 д.
Алмашчы каләмнәр: хикәя, шигырьләр җыентыгы. – Казан: Татиздат, 1931. – 46 б. – 3000 д.
Аучы Хәмит: балалар хикәясе. – Казан: Татиздат, 1931. – 29 б. – 10000 д.
Чимит Дурже: хикәя. – Казан: Татгосиздат, 1933. – 72 б. – 4000 д.
Фронттан: поэма, шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1935. – 56 б. – 3000 д.
Кәримов Фазыл: хикәя / А.Введенский буенча. – Казан: Татгосиздат, 1936. – 15 б. – 15000 д.
Хикәяләр: урта яшьтәге балалар өчен. – Казан: Татгосиздат, 1936. – 66 б. – 10115 д.
Чын мәхәббәт: роман. – 1 басма. – Казан: Татгосиздат, 1936. – 202 б. – 10000 д.
Кайгылы җыр: пьеса. – Казан: Татгосиздат, 1937. – 48 б. – 5120 д.
Чын мәхәббәт: роман. – 2 басма / кереш сүз авт. З.Мәҗитов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 152 б. – 7000 д.
Чалкаш: хикәя. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 11 б. – 21000 д.
Чын мәхәббәт: роман. – 3 басма. – Казан: Мирас, 1997. – 128 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Иделле Г. Дустым мәхәббәте // Сов. Татарстаны. – 1959. – 31 окт.
Курмашев З., Сидаев Ш. Картаймас яшьлек // Соц. Татарстан. – 1966. – 17 апр.
Әгъләмов М. Ул балалар өчен яшәде // Яшь ленинчы. – 1984. – 14 март.
Сәхапов Ә. Яшьләрнең яраткан әдибе // Әлмәт таңнары. – 1996. – 11 июнь.
Таҗи Д. Ул үз халкына хезмәт итте // Әлмәт таңнары. – 1996. – 20 июнь.
Бадыйкшан Л. Якташымның якты хатирәсе // Мәдәни җомга. – 1996. – 14 июль.
Якупов Җ. Чын мәхәббәт // Мирас. – 1996. – № 5–6. – 146–149 б.
Мостафин Р. Тарих хөкеме нәрсә әйтер? // Шәһри Казан. – 1998. – 3 апр.
Ләбиб Гыйльминең тууына 95 ел: И.Әхсәнов, Л.Солтанова, Ә.Салахов мәкаләләре // Әлмәт таңнары. – 2001. – 5 июль.
Хафизова Р. Яшьлектә калган гомер // Шәһри Казан. – 2001. – 14 сент.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»