поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГЫЙЛЬМИ ФӘРИТ

(1947–1993)

Язучы-прозаик Фәрит Гыйльми (Фәрит Гыйльметдин улы Гыйльметдинов) 1947 елның 14 апрелендә хәзерге Татарстан Республикасының Мөслим районы Үрәзмәт авылында туа. 1955 елда Үрәзмәт урта мәктәбен, 1970 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1970–1972 елларда Бөтенроссия тарих һәм мәдәният истәлекләрен саклау җәмгыятенең Әлмәт бүлегендә секретарь булып эшли. 1972–1974 елларда Совет Армиясе сафларында взвод командиры булып хезмәт итә. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, дүрт ел Әлмәтнең 1 нче номерлы татар урта мәктәбендә тарих һәм физкультура укыта, аннары Әлмәт батырма электр насослары заводында хезмәтне фәнчә оештыру бюросы башлыгы (1978–1983) һәм, Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы икееллык Югары әдәби курсларны тәмамлап кайтканнан соң, 1988 елдан Әлмәт Язучылар оешмасында әдәби консультант булып эшли.

Фәрит Гыйльми узган гасырның җитмешенче елларында әдәбият мәйданына аяк баскан өметле яшь прозаикларның берсе иде. Аның «Салават күпере» исемле беренче басма хикәясе 1967 елда Уфада «Кызыл таң» газетасында дөнья күрә. 1970–1971 елларда «Ялкын» журналында, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы битләрендә, яшь язучыларның «Инешләр Иделгә коя» исемле күмәк җыентыгында аның тагын унлап хикәясе басыла. Аннан соң иҗат ителгән һәм башлыча хезмәт темасына багышланган, яшьләрнең мөстәкыйль тормышка беренче аяк атлаганда килеп чыккан каршылыкларны җиңә-җиңә хезмәт эчендә чыныгуларын үзенчәлекле кеше образлары аша, татар теленең нечкә аһәңнәрен тоеп, сәнгатьчә оста язылган «Урсай тау итәгендә» (1977) һәм «Елганың борылган төшендә» (1980) исемле повестьларын укучылар да, әдәби тәнкыйть тә яратып каршы ала.

Фәрит Гыйльми язучылык таланты ачылып җиткәндә генә, 1993 елның 16 октябрендә кинәттән вафат була. Кабере – Зәй районының Бигеш авылы зиратында.

Ф.Гыйльми – 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Урсай тау итәгендә: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 104 б. – 7500 д.
Су өстендә чәчәкләр: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 76 б. – 15000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гыйләҗев А. Истә, һаман да истә // Казан утлары. – 1997. – № 4. –161–163 б.
Әхмәдиев Н. Бөредә калган талант // Әлмәт таңнары. – 1997. – 15 апр.
Гамбәр Н. Их, Җидень... // Мәдәни җомга. – 1997. – 18 апр.
Әхмәдиев Н. Ул иртә китте // Ватаным Татарстан. – 1997. – 23 май.
Дәүләтов З. Фәрит Гыйльми / Ф.Баһаутдинов. Без – Мөслим балалары: күренекле райондашларыбыз турында язмалар. – Казан: Идел-Пресс, 2006. – 486–491 б.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»