поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГЫЙЛАҖЕВ ТАҺИР

Таһир Шәмсегали улы Гыйлаҗев 1960 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасының Актаныш районы Карт авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Ул башлангыч белемне туган авылында ала, аннары күршедәге Татар Суксуы мәктәбендә укый. 1975–1980 елларда Минзәлә педагогия училищесын, 1980–1985 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Балык Бистәсе районының Олы Елга авылы мәктәбендә балалар укыта. Фәнгә мәхәббәт Т. Гыйлаҗевны 1988 елда яңадан Казанга алып килә. Ул 1988–1991 елларда Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада белем ала. 1991 елның ноябреннән – шушы югары уку йортының татар әдәбияты кафедрасы ассистенты, 1993 елның апреленнән татар филологиясе һәм тарихы факультетының декан урынбасары булып эшли. 1994 елда шул ук кафедрада өлкән укытучы, 1997 елда доцент гыйльми дәрәҗәсенә ия булып, шул вазифаны башкара.

Т.Гыйлаҗев фән, иҗат эше белән студент елларында кызыксына башлый. Студентларның фәнни түгәрәкләрендә, еллык конференцияләрендә докладлар ясый, төрле конкурсларда, фәнни ярышларда катнаша. 1984 елда Ташкент дәүләт университетында «Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасында аналитик төзелмәләр» дигән темага чыгыш ясап кайта. Аның әдәбият фәне белән ныклап шөгыльләнә башлавы аспирантурада уку елларына туры килә.

«1920–1930 еллар татар әдәби тәнкыйте үсешендә төп тенденцияләр (метод һәм герой проблемасы)» дигән кандидатлык диссертациясе темасына ХХ гасыр ахырындагы иҗтимагый күчеш чорында алына һәм аны 1992 елда уңышлы башкарып чыга. Т. Гыйлаҗев татар әдәбиятының «алтын чор» ы – ХХ гасыр башы әдәби хәрәкәте, аның үсеш закончалыклары, классик әдипләр мирасын яңача тикшерү һәм бәяләү принциплары, сәнгатьчә фикерләү төрләре, әдәби юнәлешләр һәм агымнар кебек мәсьәләләр белән шөгыльләнә. Шушы дәвернең гыйльми-нәзари, әдәби-тәнкыйди фикер яңарышын һәм аны үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән вәкилләре – Җ.Вәлиди, Р. Фәхретдин, Г. Баттал, Г. Исхакый, Ф.Әмирхан һ.б.ларның – эшчәнлеген яктыртуга зур көч куя.

Яшь галим Таһир Гыйлаҗевның гыйльми-тәнкыйди эшчәнлегендәге икенче юнәлеш – XX гасырда Тукай фәне үткән бай, катлаулы, вакыты белән каршылыклы юлны фәнни яктыртудагы тирән эзләнүләре, дәлилле нәтиҗәләре – әдәбият белеменең җитди казанышлары булып тора.

Т. Гыйлаҗевның гыйльми-тәнкыйди, методик-педагогик эшчәнлегендә төрле жанрдагы хезмәтләре бар: фәнни, монографик, проблемалы мәкалә, рецензия, әдәби портрет, монография, фәнни-популяр басма, уку-укыту әсбапларыннан хрестоматия, методик кулланма, программалар.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

ХХ йөз башы татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре. – Казан: Печатный двор. – 96 б. – 500 д.
Әдәби мирас: Тарих һәм заман. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2005. – 206 б. – 2000 д.
Рецензияләрдән тәгъзияләргә: ХХ йөз башы татар әдәби тәнкыйте. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 254 б. – 2000 д.

* * *
Татар әдәбияты: Теория. Тарих / соавт. Д.Заһидуллина, Ә.Закирҗанов. – Казан: Мәгариф, 2004. – 247 б. – 5000 д.
Татар әдәбияты: Теория. Тарих / соавт. Д.Заһидуллина, Ә.Закирҗанов, Н.Йосыпова. – Тулыл. 2 басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – 319 б. – 5000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Заһидуллина Д. Үткәннән – киләчәккә // Т.Гыйлаҗев. Әдәби мирас: Тарих һәм заман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 5–12 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»