поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ГӘРӘЙ РӘШИТ

(1931-1999)

Шагыйрь Рәшит Гәрәй (Рәшит Гәрәй улы Гәрәев) 1931 елның 15 апрелендә Татарстан АССРның Минзәлә районы Малтабар авылында крестьян гаиләсендә туган. Аның бала һәм үсмер чагы авыр елларга туры килә. Сугыш китергән афәтләр, әни-апаларының, олы яшьтәге өлкән агайларының фронтка ярдәм итү өчен үз-үзләрен аямыйча иген кырларында, терлек фермаларында тырышып хезмәт итүләре, шул ук вакытта авыл халкының күңелендә моңсулык, кайгылар белән бергә, һич тутыкмый яшәгән күркәм гадәт-йолалар, җырлар, өмә-бәйрәмнәр, уеннар — болар һәммәсе соңыннан шагыйрьнең иҗатына үрелеп китеп, аның тематикасын, юнәлешен һәм үзенчәлеген билгеләүдә зур роль уйныйлар.

Ул үзе дә җәйләрен һәм кышын, мәктәптә дәресләреннән бушаган араларда, колхоз эшендә була — атлар көтә, сабан сөрә, өйдән өйгә йөреп почта тарата. Башта ул туган авылындагы башлангыч мәктәпне, аннан күршедәге Күзкәй авылына йөреп, урта мәктәпне тәмамлый. 1949 елда экстерн тәртибендә имтиханнар тапшырып, Минзәлә педагогия училищесын тәмамлау турында да таныклык ала. Шушы ук елларда аның беренче шигырьләре языла, 1948 елдан башлап алар «Совет әдәбияты» журналында «Үсү юлы» альманахында һәм республиканың башка көндәлек матбугаты битләрендә күренә башлыйлар.
1948—1950 елларда Р. Гәрәй Минзәлә районының Иске Мәлкән һәм Чебенле җидееллык мәктәпләрендә укытучы, 1950 елда «Яшь сталинчы» газетасының (хәзерге «Татарстан яшьләре»нең) Минзәлә төбәгендәге үз хәбәрчесе булып эшли.

1951—1953 елларда Р. Гәрәй Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хәрби хезмәттә чагында, 1952 елда, Казанда аның «Беренче хисләр» дигән тәүге шигъри җыентыгы дөнья күрә. Ул армиядә дә иҗат эшен дәвам иттерә. Солдат хезмәтенә бәйле ул шигырьләр, үзләре бербөтен цикл тәшкил итеп, соңыннан шагыйрьнең «Шинель җылысы» исемле җыентыгында басылалар.

1953 елның августында хәрби хезмәттән кайткач, Р. Гәрәй яңадан республика яшьләр газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. 1954 елда Мәскәүдәге М. Горький исемендәге Әдәбият институтына укырга керә һәм аны 1959 елда уңышлы тәмамлап чыга.

1959—1970 еллар арасында Р. Гәрәй башта «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналы редакциясендә поэзия бүлеге хезмәткәре, аннан соң берничә ел Татарстан китап нәшриятында әдәби редактор булып эшли, 1970 елдан алып ул, нигездә, язу, иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Р. Гәрәй поэзиясенең нигез җирлеге — халык иҗаты, халык җырлары. Халыктагы традицион формалар кысасыннан читкә чыкмыйча, ул гади шигырь юлларына үзенең уй-хисләрен, тормышка, кешеләргә мөнәсәбәтен, заманның фәлсәфәсен салырга омтыла. Хакыйкатькә тугры шагыйрь буларак, ул фәкать үзе яхшы белгән вакыйга, күренешләр, үзе кичергән нәрсәләр турында яза. Шуңа күрә авылның үткәне-бүгенгесе, туган як табигате, авыл кешеләре, аларның хезмәте, гадәт-йолалары шагыйрь иҗатында төп урынны били, аның шигъри җыентыкларының, асылын билгели.

Р. Гәрәй— 1960 елдан СССР Язучылар союзы члены.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»