поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГӘРӘЕВ МӘГЪСҮМ

Журналист, язучы-публицист Мәгъсүм Гәрәй улы Гәрәев 1935 елның 7 февралендә Татарстанның Питрәч районы Шәле авылында мөгаллимнәр гаиләсендә дөньяга килә. Әти кеше укытучылык хезмәтеннән тыш иген игү һәм сәүдә эшләре белән дә шөгыльләнгән, 1921 елда Шәледә Америка ашханәсе ачып, Питрәч төбәгенең күп кенә кешеләрен ачлык афәтеннән коткарып кала. Әмма авылда хосусый хуҗалыкларны күмәкләштерү кампаниясе башлангач, «совет сәясәтенә каршы пропаганда алып баруда» гаепләп, 1930 елда Гәрәй Шакировны, бөтен мал-мөлкәтен конфискацияләп, үзен биш елга «хезмәт белән төзәтү» лагерена хөкем итәләр. Тырыш хезмәте өчен өч елдан иреккә чыгарылып, Шәлегә кайтып янәдән укытучылык эшенә керешсә дә, бу тыныч тормыш тагын озакка бармый: 1937 елның 11 октябрендә ТАССР НКВДсының «өчлеге» Гәрәй Шакировны кабат җавапка тарта һәм ун елга концлагерьга хөкем итә. Шул китүдән ул инде гаиләсе, балалары янына бүтән кайта алмый: 1944 елның 2 апрелендә Краснояр краенда тоткынлыкта вафат була. Атадан ятим калган дүрт баланы тәрбияләү бурычы тулысы белән әниләре Мәликә ханым җилкәсенә төшә.

Мәгъсүм Шәле урта мәктәбен тәмамлаган елда Сталин үлә, хакимияткә Хрущев килә. «Халык дошманы» балаларына әүвәлге кырыс мөнәсәбәт бераз йомшара төшә, һәм Мәгъсүмне ВЛКСМның Питрәч райкомына эшкә кабул итәләр. 1956 елда ул Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Икенче курсны тәмамлаганда, аны Татарстан радиосына даими эшкә чакыралар.

Мәгъсүм Гәрәев – киң даирә җәмәгатьчелеккә үзен журналистика аша таныткан каләм иясе. Бу жанрга ул инде ярты гасырдан артык турылыклы хезмәт итә. Шушы дәвердә Татарстан китап нәшриятында заманның иҗтимагый-социаль мәсьәләләре, күренекле шәхесләре турында басылып чыккан дистәләрчә китап-җыентыкларның һәркайсында диярлек М.Гәрәевнең очеркларын, мәкаләләрен күрергә мөмкин.

2004–2005 елларда язучы-публицистның сайланма мәкаләләре, хикәяләре, иҗат портретлары, юмор-сатира әсәрләре һәм автобиографик язмалары-истәлекләре тупланган «Мин, Чуен Гәрәй малае» һәм «Җаның кыйбатмы, малыңмы?» дигән ике күләмле китабы дөнья күрә.

Мәгъсүм Гәрәев 1967 елда «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасына эшкә күчә, 1991–1995 елларда «Татарстан хәбәрләре» газетасында икътисад бүлеге редакторы булып эшли, 1995–1998 елларда «Шәһри Казан» газетасында, 1998 елдан «Чаян» журналында әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли. 2000 елдан, төп эше белән бергә, Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетында да укыта. 1999–2001 елларда М.Гәрәев җәмәгать тәртибендә Татарстанның Аксакал язучылар шурасын җитәкли. Аңа 2005 елда «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

М.Гәрәев – 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Мин, Чуен Гәрәй малае: автопортрет. – Казан: Идел-Пресс, 2004. – 528 б. – 3000 д.
Җаның кыйбатмы, малыңмы? – Казан: Идел-Пресс, 2005. – 655 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Тавлин Г. Картаямыни соң?! // Татарстан яшьләре. – 1995. – 23 февр.
Гыйлаҗев А. Нык тор, Мәгъсүм! // Ватаным Татарстан. – 1995. – 24 февр.
Ахунов Г. Гаделлек юлдашы // Татарстан хәбәрләре. – 1995. – 25 февр.
Акмал Н. Ачык йөзле китап // Татарстан хәбәрләре. – 1995. – 20 май.
Яруллин Ф. Игелек // М.Гәрәев. Мин, Чуен Гәрәй малае. – Казан: Идел-Пресс. – 2004. – 69–86 б.
Әхмәтҗанов Р. Тере җанлы китап // Шәһри Казан. – 2005. – 7 февр.
Шәрәфиев Р. Мәгъсүмнең мәгъсүмлеге, яки белсеннәр кемлегемне! // Татар иле. – 2005. – № 6 ( февр.).
Бәширов Г. Җырлы иҗат // Сөембикә. – 2005. – № 3. – 18 б.
Садә Г. Гәрәй дигән аты бар... // Шәһри Казан. – 2005. – 4 март.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»