поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГОСМАН-СУЛМАШ ТАҺИР

(1900–1983)

Таһир Госман-Сулмаш (Таһир Госман улы Госманов) 1900 елның 16 мартында элекке Пермь губернасындагы Рипкәү (Рябки) волосте Усы өязе (хәзерге Пермь краеның Чернушка районы) Сулмаш дигән татар авылында мәзин гаиләсендә туа. Шул төбәктәге Танып, Солтанай, Рипкәү мәдрәсәләрендә һәм күрше авылдагы башлангыч русча мәктәптә укып, заманына ярашлы белемнәрне үзләштерә. Бер үк вакытта төрле яллы эшләрдә хезмәт чыныгуы уза.

Илдә большевиклар хакимияте урнашканнан соң, 1920 елда, Таһир Госманов Казанга килә һәм татар рабфагында укый. Шушы чорда көндәлек матбугатта «Т.Госманов» һәм «Бамбарский» имзалары белән аның эшчеләр тормышыннан алып язылган мәкаләләре, очерклары басыла башлый. 1927 елда Урта Азиядә «Төрксиб» төзелешендә булып кайта, аннан соң Ватан сугышына кадәр Казанда һәм Мәскәүдә тимер юллар салу оешмаларында эшли. Сугыш башлангач, армиягә алынып, фронтның алгы сызыгында «Катюша»лар расчетында хезмәт итә. 1942 елда авыр яраланып, госпитальгә эләгә. Анда озак кына дәваланганнан соң, гаскәри хезмәттән азат ителеп, туган авылына кайта һәм гомеренең соңгы елларын шунда яшәп уздыра. Ул 1983 елның 2 февралендә вафат була.

Т.Госман-Сулмаш, язучы-прозаик буларак, 1928–1935 еллар арасында «Атака», «Яңалиф», «Совет әдәбияты» журналлары битләрендә басылган хикәяләре («Тимер юлда», «Тендер», «Гәрә», «Крушенин» һ.б.) һәм аерым китап рәвешендә чыккан «Күпер» (1931), «Семафор» (1934) исемле повестьлары белән билгеле. Аларның һәммәсе дә эшчеләр – тимер юлчылар тормышына багышлана. Күмәк хезмәттәге ударчылык хәрәкәте, «корткычлык»ка каршы көрәш, пролетар идеологиясе кысаларында кешеләр арасында яңа мөнәсәбәтләр туу процессын күрсәтү – әсәрләрнең идея-тематик эчтәлеге һәм эмоциональ пафосы шулардан гыйбарәт. «Күпер» повестенда язучы, бала һәм үсмер чагындагы истәлекләргә нигезләп, 1913–1914 елларда Казан–Екатеринбург тимер юлын салу вакыйгалары турында сөйли.

Т.Госман-Сулмаш – 1934 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Күпер: роман. – Казан: Татиздат, 1931. – 136 б. – 3000 д.
Семафор: повесть. – Казан: Татгосиздат, 1934. – 82 б. – 5000 д.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»