поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГОМӘР ГОСМАН

Журналист һәм язучы-прозаик Госман Гомәр (Госман Гомәр улы Гомәров) 1933 елның 10 гыйнварында Татарстанның Балык Бистәсе районы Шикнәү Чирмешәне (Шетнев Чирмешәне) авылында колхозчы гаиләсендә туа. Мәктәпнең бишенче сыйныфын тәмамлагач та, ул заводта фрезерчы булып эшли башлый, эшче яшьләрнең кичке мәктәбенә йөреп урта белем ала һәм, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый.

1957 елда Г.Гомәрне югары оешмалар юлламасы белән Саба районында чыга торган «Колхоз байрагы» газетасына әдәби хезмәткәр итеп эшкә җибәрәләр. Биредә өч ел хезмәт куйганнан соң, ул элеккеге Красный Бор районының (хәзер территориясе Әгерҗе районына карый) «Ленин юлыннан» исемле төбәк газетасы редакциясенә бүлек мөдире итеп күчерелә. Районнарны эреләндерү барышында газета ябылгач, инде шактый тәҗрибә туплаган яшь журналистны республиканың үзәк көндәлек басмасы «Совет Татарстаны» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә эшләргә чакырып алалар.

Узган гасырның алтмышынчы елларында Госман Гомәр Татарстан Журналистлары берлегендә консультант һәм җаваплы секретарь булып эшли. 1970 елдан 1987 елга кадәр «Татарстан яшьләре» газетасының җәмәгать оешмалары бүлеген җитәкли. Аннары журналистлык хезмәтен «Ватаным Татарстан» газетасында дәвам иттерә, халыкара «Заман» газетасында бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары, яңартылган «Татарстан» журналында бүлек мөдире вазифаларын башкара. 2002 елдан башлап ул фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Журналист буларак, Госман Гомәр көндәлек матбугатта 1949 елдан языша башлый. Ул – заман тормышының агымдагы мөһим темаларына багышланган дистәләгән кызыклы язмалар, күләмле очерклар, мәкаләләр, фельетоннар авторы. Үткән гасырның сиксәненче-туксанынчы елларында тәҗрибәле журналист үзенең каләм көчен матур әдәбият мәйданында да сынарга керешә. 1982 елда аның Татарстан китап нәшриятында «Уйна гармуныңны» дигән беренче проза әсәре басылып чыга. Алга таба көндәлек матбугат битләрендә бер-бер артлы сюжетлары детектив һәм маҗаралы әсәрләр жанры ысулына корылган «Упкын» (1990), «Элмәк» (1991), «Юлбарыс тырнагы» (1992), «Каты борын» (1992), «Шаһмиран» (1994, 1998), «Мөһер» (1998), «Чия чебене» (2002) исемле повестьлары белән укучыларның игътибарын һәм ихтирамын яулап ала. Аларның шактый өлеше әдипнең 2000 һәм 2004 елларда басылып чыккан «Юлбарыс тырнагы» һәм «Гармун телләре унике» дигән җыентыкларында урын ала.

Ул – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1991), Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге әдәби бүләге лауреаты.

Г.Гомәр – 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Уйна гармуныңны: повесть / кече яшьтәге мәктәп балаларына. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 96 б. – 13000 д.
Юлбарыс тырнагы: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 239 б. – 3000 д.
Гармун телләре унике: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 191 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Камалов Б. Маҗаралы повестьлар // Казан утлары. – 1998. – № 4. – 173–174 б.
Камалов Б. Белгәнен яза // Шәһри Казан. – 2001. – 3 март.
Сафиуллин Ә. Белеп, тормышны өйрәнеп // Шәһри Казан. – 2003. – 10 гыйнв.
Садә Г. Алтын бөртекләп җыела // Мәгърифәт.– 2003. –17 июнь.
Гадел Ә. Тормышыбызның ачык тәрәзәсе // Шәһри Казан. – 2005. – 2 март.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»