|
Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.
Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.
Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.
Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.
ГОМӘР АБДУЛЛА
(1906–1974)
Тәрҗемәче, мөхәррир-журналист Абдулла Гомәр (Габдулла Закир улы Гомәрев) 1906 елның 15 июнендә Оренбург шәһәрендә дөньяга килә. Уку яшенә җиткәч, шәһәрдәге рус мәктәбендә җиде сыйныф тәмамлап, 1925 елда ул Казанга килә һәм, университет каршындагы курсларда (рабфакта) әзерлек белеме алгач, университетның физика-математика факультетына кабул ителә. Ләкин ике курсны тәмамлагач, аны чыгышын яшергән дип университеттан куалар. Шуннан соң ул, моңарчы да матбугатта язышкалаган каләм иясе буларак, үзен тулаем журналистлык эшенә багышлый һәм 1928 елдан алып 1942 елга кадәр берөзлексез әүвәл Татарстан язучыларының «Яңалиф», аннары «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналлары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр һәм җаваплы секретарь булып эшли. 1942–1954 елларда ул Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе мөдире хезмәтендә, ә 1954 елдан 1958 елга кадәр «Совет әдәбияты» журналының баш мөхәррире булып эшли. 1958–1963 елларда А.Гомәр Татарстан Язучылар берлегенең яшь язучылар белән эшләү буенча әдәби консультант вазифаларын башкара.
А.Гомәрнең иҗади мирасы башлыча әдәби тәрҗемә өлкәсенә карый. Тәрҗемә эше белән ул 1928 елдан шөгыльләнә башлый. Шуннан бирле аның тәрҗемәсендә аерым китап булып ике дистәгә якын әдәби әсәр басылып чыга. Алар арасында Л.Толстой, А.Толстой, А.Барбюс, Н.Вирта, Л.Никулин хикәяләре, Я.Гашекның «Егет солдат Швейк»ы, Д.Фурмановның «Фетнә»се, П.Павленконың «Баррикадалар»ы, А.Голубеваның «Уржум малае», М.Шолоховның «Алар Ватан өчен сугыштылар»ы, А.Фадеевның «Яшь гвардия»се (Г.Әпсәләмов белән уртак тәрҗемә), А.Рыбаковның «Машина йөртүчеләр»е, Э.Войничның «Кигәвен» романы кебек төрле ил һәм төрле чор язучыларының күренекле әсәрләре бар.
Илленче-алтмышынчы елларда А.Гомәрнең көндәлек матбугатта тәрҗемә әсәрләргә рецензияләре һәм әдәби хәрәкәткә караган әдәби тәнкыйть мәкаләләре дә еш басыла. Ул 1974 елның 7 июлендә Казанда вафат була.
А.Гомәр – 1941 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП ТӘРҖЕМӘ КИТАПЛАРЫ
Гашек Я. Егет солдат Швейк. – Казан: Татиздат, 1932. – 201 б. – 5000 д. («Бравый солдат Швейк»)
Фурманов Д. Мятеж: повесть. – Казан: Татгосиздат, 1934. – 224 б. – 5000 д. («Мятеж»)
Павленко П. Баррикадалар: роман. – Казан: Татгосиздат, 1935. – 265 б. – 5000 д. («Баррикады»)
Голубева А. Уржум малае: повесть. – Казан: Татгосиздат, 1939. – 251 б. – 10000 д. («Мальчик из Уржума»)
Голубева А. Уржум малае. – 2 басма. – Казан: Татгосиздат, 1948. – 256 б. – 5165 д. («Мальчик из Уржума»)
Фадеев А. Яшь гвардия: роман / Г.Әпсәләмов белән уртак тәрҗемә. – Казан: Татгосиздат, 1950. – 608 б. – 10065 д. («Молодая гвардия»)
Голубева А. Уржум малае. – Төз. 3 басма. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 207 б. – 5000 д. («Мальчик из Уржума»)
Рыбаков А. Машина йөртүчеләр: роман. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 331 б. –12000 д. («Водители»)
Лагин Л. Хоттабыч карт: повесть-әкият. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 267 б. – 10000 д. («Старик Хоттабыч»)
Войнич Э. Кигәвен: роман. – Казан: Таткнигоиздат, 1957. – 336 б. – 10000 д. («Овод»)
Фадеев А. Яшь гвардия. – Төз. 2 басма. – Казан: Татар. кн. изд-во, 1976. – 748 б. – 3000 д. («Молодая гвардия»)
|
|