|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Гомерләр үтә икән ул (Нәфкать Нигъматуллин)Оскар Усманов көе Роберт Миңнуллин сүзләре Гомерләр үтә икән ул,
Үтә дә китә икән.
Яшьлектәге кайнар хисләр
Бик азга җитә икән!
Гомерләр үтә икән ул,
Яна да бетә икән.
Күңелләр генә һаман да
Нәрсәдер көтә икән!
Гомерләр үтә икән ул,
Бәгырьне өтә икән.
Сөюеңне кем көтәр соң?
Түземе җитәр микән?
Гомерләр үтә икән ул,
Яна да бетә икән.
Күңелләр генә һаман да
Нәрсәдер көтә икән!
Гомерләр үтә икән ул,
Ялкыны бетә икән.
Ашыга-ашыга безне
Кайларга илтә икән?
Гомерләр үтә икән ул,
Яна да бетә икән.
Күңелләр генә һаман да
Нәрсәдер көтә икән!
|
Иң күп укылган
|