|
Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.
Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.
Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.
Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.
ГОБӘЙДИ ДАУТ
(1873–1919)
Даут Гобәйди (Гобәйдуллин) – Беренче рус революциясе чорында татар демократик матбугатында языша башлаган һәм, Бөек Октябрь революциясенең беренче көннәреннән үк яңа тормыш төзү эшенә керешеп, шул юлда гомерен биргән якты шәхесләрнең берсе.
Ул 1873 елда Татарстанның Әгерҗе районы Кыдырлы авылында ярлы крәстиян гаиләсендә туа. Бик яшьли ятим калып, бала чагын әбисе тәрбиясендә уздыра. Авыл мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, әбисе аны ул заманда татарның алдынгы уку йортларыннан саналган Буби мәдрәсәсенә укырга бирә. Даут шунда, үз көнен үзе күреп, 1897 елга кадәр укый һәм, мәдрәсәне уңышлы тәмамлап, туган авылына укытучы булып кайта. Бераздан ул авылда кызлар мәдрәсәсе ачып җибәрә һәм шунда үзе мөдәррислек итә башлый.
Д.Гобәйдинең беренче иҗат тәҗрибәләре дә шушы чорга карый. Ул әдәп-әхлак мәсьәләләрен мәгърифәтчелек рухында яктырткан «Татар кызы», «Күке», «Сабанчы карт» кебек шигырьләрен яза, Гогольнең «Женитьба» («Өйләнү»), «Ревизор» исемле комедияләрен тәрҗемә итә. 1912 елда аның тәрҗемәсендә Марк Твенның «Принц һәм теләнче» романы аерым китап булып басылып чыга.
1911 елда патша самодержавиесенең жандармнары Буби мәдрәсәсенә погром ясыйлар һәм, укытучылары белән бергә, элегрәк мәдрәсәне тәмамлап чыккан шәкертләрне дә кулга алалар. Шулар арасында Д.Гобәйди дә эләгә. Кулга алынганнар соңыннан гаепсез табылып азат ителсә дә, аларны эзәрлекләү Февраль революциясенә кадәр туктамый.
1917 елда патша төшерелүне, аннан Октябрь көннәрен Д.Гобәйди алкышлап каршы ала һәм үзенең «Хөррият», «Татар улына» исемле революцион эчтәлекле шигырьләрен язып чыга. Революциядән соң якташлары аны Сарсык-Омга волосте советына депутат итеп сайлыйлар. Анда ул башта волость башкарма комитеты рәисенең урынбасары, соңга таба мәгариф бүлеге мөдире булып эшли.
1919 елның апрель башларында Сарсык-Омга волостена Колчак гаскәрләре басып керә. Башка совет активистлары белән бергә Д.Гобәйдине кулга алалар һәм җәзалап үтерәләр.
Д.Гобәйдинең зур булмаган әдәби мирасы – шигырьләре – 1959 елда Татарстан китап нәшрияты тарафыннан аерым китап итеп чыгарыла.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Мөгаллим әл-хәрүф: ысул мәддия вә тәдриҗия илә тәртип улынмыш төрки әлифба. – Казан, 1909. – 63 б.
Мөгаллим әл-хәрүф: ысул мәддия вә тәдриҗия илә тәртип улынмыш төрки әлифба. – 2 басма. – Казан, 1911. – 63 б.
Мөгаллим әл-хәрүф: ысул мәддия вә тәдриҗия илә тәртип улынмыш төрки әлифба. – 3 басма. – Казан, 1913. – 63 б.
Шигырьләр / кереш сүз авт. Ф.Садыйков. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 45 б. – 5000 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Башкуров Р. Даут Гобәйди шигырьләре // Сов. әдәбияты. – 1959. – № 10. – 120–122 б.
Насыйров Ф. Таң җырчысы // Ялкын. – 1969. – № 10. – 25–27 б.
Камалиев Т. Әгерҗе кояшлары // Татарстан яшьләре. – 1973. – 15 авг.
|
|