|
Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.
ГӨЛТӘЕВА СВЕТЛАНА
Светлана Җәләл кызы Гөлтәева (Гыйльметдинова) 1937 елның 30 мартында Татарстанның Норлат районы Норлат авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. 1945-1955 елларда урта мәктәптә укый. Аннан соң Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. Җәйге ялда студентлар отряды белән Казакъстанга чирәм җирләр үзләштерергә барып кайта. Икмәк пешерүче, пешекче, комбайнер ярдәмчесе, тракторист булып эшли.
1958 елда Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтының тәрҗемә бүлегенә укырга керә, 1962 елда укуын тәмамлаганнан соң, Горький (хәзерге Түбән Новгород) шәһәренә китә. 1963-1964 елларда Хезмәт гигиенасы һәм профавырулар Фәнни-тикшеренү институтында редактор вазифасын үти. 1964-1967 елларда Идел-Нократ китап нәшриятының балалар әдәбияты һәм поэзия редакциясендә, 1967-1974 елларда Горький телевидениесенең балалар тапшыруы редакциясендә эшли, 1974-1978 елларда «Горьковская правда» нәшриятында редактор, ә 1978 елдан Воркута телевидениесендә өлкән редактор вазифасын башкара. 1989 елдан ул Казан шәһәрендә. Хәзерге көндә Мәскәүдә яши.
С.Гөлтаева 1962 елда Ш.Маннурның «Яңа җыр килде» китабын рус теленә тәрҗемә итеп бастырып чыгара. Соңрак аның тагын дистәләгән тәрҗемә әсәрләре дөнья күрә. Ул — Татарстан Язучылар берлегенең проза өлкәсендәге Ш.Маннур исемендәге әдәби бүләк иясе.
С.Гөлтәева—1978 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП ТӘРҖЕМӘ КИТАПЛАРЫ
Маннур Ш. Песня новая пришла. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1962. — 40 с. — 9000 экз.
Айдар А. Легенда гор. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1964. — 82 с. — 30000 экз.
Веселый муравей: проза для детей. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1968.
Сказка про спички: проза для детей. — Горький: Волго-Вятское кн. изд-во, 1969.
Татарские народные сказки. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1974.
Н а с ы р и К. Абу-али-Сина. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1977. — 60 с. — 27000 экз.
Е н и к е е в Ш. Судьба Солтангарея. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1978. —181 с. — 15000 экз.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Ш а м с и С. Впервые на русском языке // Горьковская правда. — 1978. — 11 янв.
|
|