поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАЙСИН НУР

(1914–1995)

Шагыйрь һәм прозаик Нурулла Әхияр улы Гайсин 1914 елның 2 ноябрендә хәзерге Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы Әхмәт авылында игенче гаиләсендә туа. Җиде яшеннән әти-әнисез калып, чит кешеләр кулында тәрбияләнә. Авылда совет хакимияте урнашып, яңача мәктәпләр ачылгач, укырга кереп, башлангыч белем ала һәм 1930 елда Уфага телеграфчылар курсына укырга китә. Укуын тәмамлагач, ике ел Башкортстанның Баймак төбәгендә телеграфчы һәм Зилаир орлыкчылык хуҗалыгында элемтә бүлеге мөдире булып эшли. 1933 елда Башкортстан Үзәк башкарма комитеты тәкъдиме белән аны Татарстанның Зөя шәһәренә төзелеш институты рабфагына укырга җибәрәләр. Шунда укыганда, Н.Гайсин әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый. 1934 елда, әдәбият дөньясына якынрак булу өчен, ул башта Казандагы су юлы инженерлары әзерли торган институт рабфагында, аннары Казан педагогия институтының әзерлек курсларында укый. Педагогия институтында укыган елларында яшь каләмнең «Ватаным өчен» (1937), «Яшьлек таңы» (1938) исемле беренче шигъри җыентыклары басылып чыга.

1940–1941 елларда Н.Гайсин Татарстанның Ютазы районы Кәрәкәшле урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Сугыш башлангач, армиягә алынып, әүвәл зенитчы артиллеристлар әзерли торган хәрби курсларда укый, ә 1942 елның апреленнән сугыш беткәнчегә кадәр һава оборонасы гаскәрләрендә взвод һәм зенит батареясы командиры булып хезмәт итә.

1945 елның декабрендә армиядән кайткач, Н.Гайсин бераз вакыт Уфада «Кызыл таң» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, 1946–1952 елларда Казан театр училищесында директор урынбасары булып эшли. 1952–1953 елларда яңадан Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1955 елдан ул фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Алтмыш елдан артыкка сузылган озын иҗат хезмәте дәверендә Н.Гайсинның өч дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары басылып чыга. Нигездә, мәктәп һәм балалар тормышыннан алып язылган бу китапларда язучы күмәк хезмәт, дуслык, туган җирне ярату кебек олы төшенчәләрне әдәби образлар аша яшь буынга сеңдерергә, аларга ватандарлык рухында тәрбия сабаклары бирергә тырыша. Әдипнең иҗат мирасында өлкәннәргә һәм яшь буын укучыларына багышланган «Давыллы көннәрдә» (1947), «Айсылуның мәхәббәте» (1947), «Юл ачык» (1950), мәктәп сәхнәләре өчен «Гаилә киңәшмәсе» (1952), «Ялгышу» (1958), «Югалган макет» (1967) кебек драма әсәрләре дә бар. Аларның һәммәсе дә диярлек заманында колхоз-совхоз театрларында яки мәктәп сәхнәләрендә куелган яисә күмәк җыентыкларда матбугатта басылып чыккан. Н.Гайсин автобиографик материалга нигезләп язган проза әсәре – «Кызыл ыштанлы малай: мин ничек дүрт үлемнән исән калдым» исемле документаль повесть (1981) авторы буларак та укучыларга яхшы таныш.

Прозаикның иҗат йөзен билгели торган төп әсәрләре 1974 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан «Мәктәптә яз» һәм 1984 елда нәшер ителгән «Таныш моң» исемле сайланма җыентыкларында урын ала.

Ул 1995 елның 1 декабрендә Казанда вафат була.

Н.Гайсин – 1950 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Яшьлек таңы: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1938. – 32 б. – 6000 д.
Безнең мәктәп: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1950. – 64 б. – 3000 д.
Минем әнием: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1951. – 40 б. – 5065 д.
Тайгада очрашу: Ерак Көнчыгыш турында шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 59 б. – 5000 д.
Таза Мортаза: шигырь. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 16 б. – 13000 д.
Җир чәчәктә: шигырьләр, мәсәлләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 56 б. – 3000 д.
Яңа өйгә күчкәч: сайланма шигырьләр, әкиятләр һәм поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 183 б. – 7000 д.
Мәктәптә яз: сайланма әсәрләр / кереш сүз авт. Җ.Тәрҗеманов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 271 б. – 10000 д.
Кызыл ыштанлы малай: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 144 б. – 10000 д.
Таныш моң: шигырьләр, поэма һәм әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 256 б. – 3000 д.
Минем туганнарым: кече яшьтәге балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 48 б. – 10000 д.
Таза Мортаза: балалар өчен рәсемле әкият-поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 24 б. – 50000 д.

* * *
Наша школа: стихи / пер. с татар. А.Мелузникова. – Казань: Татгосиздат, 1953. – 36 с. – 10000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Маннур Ш. Нур Гайсин иҗаты турында // Сов. әдәбияты. – 1938. – № 11–12. – 149–150 б.
Гыйниятуллина А. Иҗат дәрте // Соц. Татарстан. – 1974. – 3 нояб.
Нур Гайсинның тууына 90 ел // Казан утлары. – 2004. – № 11. – 188 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»