|
Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.
ГАЙНАНОВА ФӘНИЯ
(1929-2007)
Фәния Гариф кызы Гайнанова 1929 елның 15 ноябрендә Татарстанның хәзерге Арча районы Олы Әтнә авылында крестьян гаиләсендә туган. Әтнә һәм Яңа Кенәр урта мәктәпләрендә укып ун класс белем алгач, 1946 елда Казанга килә һәм В. И. Ульянов-Ленин исемендәге университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1951 елда укуын уңышлы тәмамлап, берничә ай шул ук университетның Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә эшләгәннән сон, Ф. Гайнанова 1952 елның февралендә Татарстан китап нәшриятына эшкә күчә һәм утыз ике елдан артык берөзлексез нәшриятның матур әдәбият редакциясендә редактор һәм өлкән редактор вазифаларын башкара. Ул — 1962 елдан КПСС члены.
Ф. Гайнанова укучыларга тәрҗемәче буларак мәгълүм. 1953 елдан башлап аның тәрҗемәсендә чит ил, рус һәм илебездәге башка милләт язучыларының дистәдән артык китаплары басылып чыкты. Алар арасында «Мисыр хикәяләре», Л. Голосницкийның «Үткән заманга сәяхәт» повесте, «Әзәрбайҗан хикәяләре», Ж. Вернның «Капитан Грант балалары» (II кисәк),«Серле утрау», И. Тургеневның «Язгы сулар» повесте һәм И. Гончаровның «Гыйбрәтле язмыш» («Обыкновенная история») романы тәрҗемәләре аеруча игътибарга лаек. Ф. Гайнанова үзенең тәрҗемәләрендә авторның стилен, язу манерасын-көен тоеп эш итә, оригиналдагы тел-сурәтләү чараларының образлылыгын, эмоциональ көчен ана телебездә мөмкин кадәр тулырак, тәңгәлрәк итеп яңгыратырга тырыша.
Нәшрият редакторы буларак, Ф. Гайнанова татар язучыларының әсәрләрен матбугатка чыгаруда озак еллар буе армый-талмый эшләп килә. Телне, әдәбият тарихын һәм аның бүгенгесен яхшы белү, нечкә әдәби зәвык аңа теге яки бу әсәрнең идея-эстетик кыйммәтен кулъязма хәлендә ук дөрес бәяләргә һәм редакцияләү процессында үзенең конкрет тәкъдимнәре белән авторга ярдәмен күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Матбугат өлкәсендәге казанышлары өчен Ф. Гайнанова СССР Министрлар Советы каршындагы Матбугат комитетының «Матбугат отличнигы» (1967) дигән значок һәм Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының Почет грамотасы (1957) белән бүләкләнде. 1969 елда аңа РСФСРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.
Ф. Гайнанова— 1980 елдан СССР Язучылар союзы члены.
БИБЛИОГРАФИЯ
Осеева В. А. Тылсымлы сүз: Хикәяләр/А. Лотфуллина һәм Ф. Гайнанова тәрҗ.— Казан: Татгосиздат, 1953.— 48 б. 15037. Волшебное слово: Рассказы.
Мисыр хикәяләре/Ф. Гайнанова тәрҗ.— Казан: Таткитнәшр., 1958.— 186 б. 8000. Египетские рассказы.
Голосницкий Л. П. Үткән заманга сәяхәт/Ф. Гайнанова тәрҗ.— Казан: Таткитнәшр., 1960.— 126 б. 7000. Путешествие в прошлое.
Әзәрбайҗан хикәяләре/Ф. Гайнанова тәрҗ. — Казан: Таткитнәшр., 1963,— 276 б. 8000. Азарбайдҗанские рассказы. Рец.: Минский Г.— Соц. Татарстан, 1963, 21 ноябрь. М а р куш а А. Егет булыйм дисәң./Ф. Гайнанова тәрҗ. — Казан: Таткитнәшр., 1969.— 296 б. 15000. Мужчинам до 16 лет.
Мәктәптән галәмгә/Ф. Гайнанова һәм Р. Шахмуратова тәрҗ. — Казан: Таткитнәшр., 1973. — 175 б. 4500. Из школы во Вселенную.
Берн Ж. Капитан Грант балалары. 2—3 кис./Ф. Гайнанова һәм К. КотДусова тәрҗ.— Казан, Таткитнәшр., 1974.— 374 б. 13000. Дети капитана Гранта.
Тургенев И. С. Язгы сулар: Повестьлар/Ф. Гайнанова, В. Зыятдинов тәрҗ.— Казан: Таткитнәшр., 1975.—257 б. 8000. Вешние воды: Повести.
Гончаров И. А. Гыйбрәтле язмыш: Роман/Ф. Гайнанова тәрҗ— Казан: Таткитнәшр., 1979.— 342 б. 14000. Обыкновенная история.
Берн Ж. Серле утрау: Роман/Ф. Гайнанова тәрҗ.—Казан: Таткитнәшр., 1982.— 176 б. 30000. Таинственный остров: Роман.
АНЫҢ ТУРЫНДА
Миңлебаев К. Тәрҗемә ур л эре.—Казан утлары, 1979, № 6, 175-178 б. Миңлебаев К. «Бу юлы мактап язам...»Тәрҗемә өлкәсендә эшләүче хатын-кыз язучылар/.—Соц. Татарстан, 1979, 17 ноябрь.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)
|
|