Дамир Хәйрулла улы Гарифуллин 1939нчы елның 5 маенда туган.
Җөмһүриятебездә күренекле шәхесләр туып үскән авыллар аз түгел. Сарман районындагы Яхшыбай авылы — шу ларның берсе. Ул атаклы ислам фәлсәфәчесе һәм тәрҗемәче Шәйхелислам Хәмиди әс-Сембери (1869— 1911), аның энесе галим Шакирҗан бине Әсәдулла Хәмидиләрнең һәм башка дистәгә якын талант ияләренең туган төбәге. Замандашыбыз — язучы, журналист, тарихчы Дамир Хәйрулла улы Гарифуллин да тумышны буенча шушы авылдан. Яхшыбай егете балачактан ук атаклы якташларының хезмәтләре белән таныша. Мәктәптә укыганда үз районындагы авылларның тарихы, әдәбият, сәнгать, мәдәният өлкәсендә тирән эз калдырган милләттәшләребезнең тормыш юлы белән кызыксына башлый. Армия сафларында хезмәт иткәндә Татарстанда нәшер ителүче газета һәм журналларда беренче шигырьләрен, мәкаләләрен бастыра. Солдаттан кайткач, КПССның Сарман райкомында пропагандист, колхозда партком секретаре, район газетасында партия тормышы бүлеге мөдире, соңрак баш редактор булып эшли. Кайда гына хезмәт куймасын, Дамир Гарифуллин үзенең эшләрен әдәби иҗат, археографик эзләнүләр белән тыгыз бәйләп алып бара. Ул үзлегеннән гарәп язуын һәм фарсы телен дә өйрәнә, зур үҗәтлек белән гарәп графикасындагы борынгы китапларны, кулъязмаларны укый. Милләтебез өчен искиткеч кыйммәтле табышларын республика матбугаты битләрендә бастырып чыгара. Аның бөек шагыйребез Мифтахетдин Акмулла, татар һәм казакъ шагыйре Кәшшафетдин Минзәләви, педагог Мәүләви Җәлаледдин һәм башка бик күп күренекле шәхесләргә багышланган хезмәтләре дөнья күрде. Боларга өстәп Дамир Хәйрулла улының Казан ханлыгы чорында иҗат иткән шагыйрь Мөхәммәдьярның моңа кадәр билгеле булмаган "Нуры Содур" кулъязмасын эзләп табуын һәм бу турыда матбугатта кызыклы язма чыгаруын да әйтеп үтү кирәктер.
Дамир Гарифуллин ил буенча йөреп җыйган кыйммәтле табышларын республика һәм җирле музейларга да бүләк итеп тапшыра. Мәсәлән, ул Тукай музеена шагыйрьнең китапларын, шул замандагы мәдрәсәләрдә кулланылган уку-әсбапларын, шаһәдәтнамәләрен, әбиләрнең чигүле сөлгеләрен, аяк чолгауларын, Ризаэддин Фәхретдин улының Кичү-чатта ачылган музеена әдипнең үзе исән чакта басылган 13 китабын, шәхси кара савытын, зәйлеләргә язучы Таҗетдин Ялчыголның (1768—1838) шәхси таш мөһерен, Уфа музеена шагыйрь Акмулланың шәхси җыелма урьшдыгын бүләк итә.
Әдипнең очерклары, мәкаләләр "Безнең ударниклар", "Яшәү яме", "Возвращенные имена", "Советлар Союзы геройлары — безнең якташлар" кебек китапларга кертелгән, шагыйрь сүзләренә язылган җырлар "Без яраткан җырлар" китапларында урын алган.
Дамир әфәнде сабыйларыбыз өчен дә шигырьләр яза. Аның "Тылсымлы шакмаклар", "Кикринур", "Бакакак", "Ишегалды" һәм башка китапларын балалар яратып укыйлар. Шулай ук ул вакытлы матбугат битләрендә дөнья күргән күп санлы юморескалар, хикәяләр авторы да. Соңгы елларда каләм остасы робагыйлар иҗат итү белән мәшгуль. Күптән түгел аның "Мең дә бер робагый" дигән китабы дөнья күрде.
Дамир Хәйрулла улы замандашларыбыз-ның нәсел-нәсәпләрен ачыклап, шәҗәрәләр төзергә дә ярата. Быел ул "Шәҗәрәләр" китабының беренче томын бастырып чыгарды. Икенче томы да нәшриятка бирелде. Әдип тагын бер зур хезмәт авторы. Былтыр аның Сарман районыннан чыккан күренекле шәхесләрнең кыскача биографияләре тупланган "Сарман районы энциклопедиясе "нең 1 нче китабы нәшер ителде.
Д.Гарифуллинның киң кырлы эшчәнлеге-нә кыскача гына бәя бирү өчен дә журналның күп битләре кирәк булыр иде. Аннан соң мин моны максат итеп тә куймадым. Бу эш әле үзенең белгечләрен көтә.
Гомеренең җиденче дистәсен ваклаган тынгысыз язучы бүген дә яшьләрчә дәртләнеп, ару-талу белмичә иҗат итә, эзләнә. Күптән түгел аның тормышында зур вакыйга булып үтте. Әдипкә Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы дигән исем бирелде. Галимгә махсус лентаны һәм академик таныклыгын Казаннан килгән тарих фәннәре кандидаты, профессор Булат Фәйзрахман улы Солтанбәков һәм тарих фәннәре кандидаты, профессор Дамир Рәүф улы Шәрәфетдинов тапшырдылар.
Дамир Гарифуллинны зур исем белән котлап, аның алга таба да сау-сәламәт булып иҗат итүен, милләттәшләребезне берсеннән-берсе кызыклы хезмәтләре, ачышлары белән сөендерүен телик.
Рафис МОГЫЙНОВ.
"Мәйдан" журналы, 2002