поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАНИЕВ ВИЛ

(1934–2005)

Вил Хәлим улы Ганиев 1934 елның 10 июлендә Татарстанның Норлат районы (хәзерге Яшел Үзән) Төньяк Норлат авылында дөньяга килә. Урта белемне дә шунда ала. 1957 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. Мәктәптә русча гына укырга туры килсә дә, татар телендәге китапларны да бик яратып укый, андагы музыкальлеккә гомере буе гашыйк булып яши.

Вил кечкенә яшеннән шигырьләр яза. 1954 елда Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» дөнья күргәч, әлеге китаптан аерыла алмый, күңеленә аеруча хуш килгәннәрен русчага да тәрҗемә итә. Аларның дистәгә якыны, М.Җәлил шигъриятенең иң яхшы тәрҗемәләре буларак, аның иң соңгы сайланмаларында да лаеклы үз урынын алды.

Вил Ганиев Дәрдемәнд, Тукай, М.Гафури һ.б. шагыйрьләребезнең шигырьләрен дә урысчага иң камил тәрҗемә итүчеләрнең берсе булып калды.

Вил Ганиев, укуын тәмамлагач, башта «Казан утлары» журналында эшли.

Сәләтен күреп Вил Ганиевне 1959 елда Мәскәүгә Дөнья әдәбияты институтына аспирантурага чакыралар. Анда ул төрки телләрне ныклап өйрәнә. Назыйм Хикмәт, Махтумкули, Кербабаев, Жамбул һәм бик күп татар әдипләренең шигырьләрен русчага оригиналдан тәрҗемә итә.

1964–1967 елларда ул «Советский писатель» нәшриятында, 1967–1991 елларда СССР Язучылар берлеге идарәсендә эшли. Биредә П.Антокольский, Н.Тихонов, А.Твардовский, С.Липкин, Р.Моран, М.Львов кебек әдипләр белән хезмәттәшлек итә. Бер үк вакытта Әдәбият институтында (1986–1994) укыта. 1997 елдан Россия Фәннәр академиясенең Дөнья әдәбияты институтында эшли. Тәрҗемә итү белән бергә татар әдәбиятының XX гасыр классик әдипләре иҗаты турында күп кенә фәнни очерк-мәкаләләр яза.

Вил Ганиевкә 1994 елда «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Ул 2005 елның 22 апрелендә Мәскәүдә вафат була.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мустафин Р. Поэтическая интонация переводчика // Р.Мустафин. Образ времени. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1981. – С. 157–171.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»