поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАНИЕВ АЗАТ

Язучы-прозаик Азат Ганиев (Азат Вәли улы Мөхәммәтганиев) 1942 елның 1 маенда Татарстанның Әлмәт районы Кама-Исмәгыйль авылында укытучылар гаиләсендә туа. Азат туып ике ай үтәр-үтмәс, аның әтисен сугышка озаталар. 1942 елгы авыр сугышлар вакытында ул, чолганышта калып, немецларга әсир төшә һәм туган якларына сугыш беткәннән соң гына кайта. Анда да озак тормый, хакимият оешмаларының әсирлектә булган кешеләргә карата тискәре мөнәсәбәтен, аерым алганда, хатыны белән үзен төп һөнәрләре укытучылык эшенә рөхсәт итмәүләрен күргәч, Вәли агай гаиләсе белән Үзбәкстанга күчеп китә. Анда берничә ел укытучы булып эшлиләр, аннары 1949 елда янә Татарстанга әйләнеп кайталар. Вәли агай нефтьразведка оешмасында эшли башлый, шунлыктан гаиләгә бер төбәктән икенче төбәккә гел күченеп йөрергә туры килә. Шул сәбәпле Азат беренче-икенче сыйныфларны әле татар, әле рус, әле чуаш мәктәбендә укый. Ниһаять, алты җаннан торган Мөхәммәтганиевләр гаиләсе 1954 елда Әлмәт районының Габдрахман авылында төпләнеп яши башлый. Азат шул авыл мәктәбендә урта белем ала.

Бала чактан ук әдәбият, сәнгать белән кызыксынган Азат сигезенче-унынчы сыйныфларда укыганда әсәрләр яза башлый. Хикәяләре, юморескалары («Койма», «Әтиле-уллы», «Рухи ярдәм» һ.б.) Әлмәт район газетасы – «Хезмәт байрагы» битләрендә басыла, пьеса итеп язган бер әсәре («Шофер табылды») мәктәп һәм авыл сәхнәсендә куела. Унынчыны тәмамлагач, романтик табигатьле, дөньяга тәнкыйди-фәлсәфи карашлы унсигез яшьлек егет сәяхәткә чыгып китә һәм Кинель тимер юл станциясе янында ялгыш поезд астына эләгеп бер аягын өздерә. Берничә ай хастаханәдә ятып чыкканнан соң, ул Миңлебай газ-бензин заводына эшкә урнаша, анда разрядлы токарь һөнәрен үзләштерә.

1962–1966 елларда Азат Ганиев – Лениногорск шәһәрендә рәсем-сәнгать училищесы студенты. Училищены тәмамлагач, 1966–1978 еллар арасында Әлмәтнең 1 нче номерлы мәктәбендә рәсем-сызым укытучысы, сәүдә-реклама конторасында рәссам-бизәүче, сәнәгать эшханәләрендә рәссам, токарь, слесарь-монтажник, Әлмәт районы Кичүчат җидееллык мәктәбендә рәсем-сызым укытучысы булып эшли. Сиксәненче еллар башыннан ул гаиләсе белән Габдрахман авылында төпләнеп яши һәм эшли.

Азат Ганиевнең матбугатта күренгән әсәрләре күп түгел. Укучыларга ул «Сүзсез җыр», «Габделхак», «Сөмбел», «Күңел күзе» исемле повестьлары һәм бер төркем хикәяләре белән таныш. Аларның байтагысы үз вакытында «Казан утлары» һәм башка журналларда басылып чыгып, соңыннан «Тагын күченәбез» (1969), «Адашкан җаннар» (1993), «Су Сылу» (2004) исемле китапларының төп эчтәлеген тәшкил итәләр. Сан ягыннан чагыштырмача аз булса да, әдипнең әсәрләре үзенчәлекле язу стиле, кеше образларын сурәтләүдәге сәнгати табышлары, әсәргә салынган уй-фикернең фәлсәфи яңалыгы, гадәти әдәби штамплардан нык аерылып торуы белән кызыклылар.

А.Ганиев – 1977 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тагын күченәбез: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 49 б. – 5000 д.
Адашкан җаннар: хикәяләр, повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 198 б. – 6000 д.
Су Сылу: повесть, хикәяләр. – Казан: Рухият, 2004. – 304 б. – 800 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мәһдиев М. Чишелеш... нульгә бетми // Казан утлары. – 1971. – № 7. – 175–177 б.
Мусин Ф. Әгәр төптәнрәк уйласак... // Соц. Татарстан. – 1972. – 28 май.
Хәсәнов А. Төсләргә гашыйк егет // Татарстан яшьләре. – 1973. – 13 гыйнв.
Вәлиев М. Рухи куәт // Казан утлары. – 2002. – № 5. – 180–181 б.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»