(1942-2012)
Азат Ганиев (Азат Вәли улы Мөхәммәтганиев) 1942 елның 1 маенда Татарстан АССРның Әлмәт районы Кама-Исмәгыйль авылында укытучы гаиләсендә туган. Урта белемне шул ук районның Габдрахман авылында ала, сигезенче-унынчы классларда укыганда яза башлап, берничә хикәясен район газетасында бастыра. 1961— 1962 еларда газ кудыру заводында (ГПЗ) токарь булып эшли, аннары Лениногорск шәһәрендәге рәсем сәнгате училищесында укый. 1966 елда училищены тәмамлагач, мәктәптә рәсем-сызым укытучысы һәм төрле оешмаларда бизәүче-художник хезмәтләрен башкара. 1969 елда А. Ганиев В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Ике елдан соң, читтән торып уку бүлегенә күчеп, яңадан Габдрахман авылына кайта һәм рәсем-сызым укытучысы хезмәтен дәвам иттерә. 1982 елдан бирле ул Норлат-Октябрь районының Үрнәк авылында яши һәм эшли.
Азат Ганиев әдәбият сөючеләргә нигездә «Тагын күченәбез» исемле хикәяләр җыентыгы һәм «Сүзсез җыр» (1971) дигән новесте белән таныш. Бу әсәрләр авторның үзенчәлекле язу стиле, заман кешесен сурәтләүдәге яңача табышлары, эзләнүләре һәм үзенә генә хас образлы фикерләве белән игътибарны җәлеп итә. 1984 елда «Казан утлары» журналында (5 нче сан) А. Ганиевнең бүгенге авыл яшьләре һәм интеллигенциясе тормышын сурәтләгән «Габделхак» исемле яңа повесте басылып чыкты. А. Ганиев —1977 елдан СССР Язучылар союзы члены.
БИБЛИОГРАФИЯ
Тагын күченәбез: Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1969.—49 б. 5000.
Сүзсез җыр: Повесть.—Казан утлары, 1972, № 1, 68—98 б. Рец.: Мусин Ф. Әгәр төптәнрәк уйласак...—Соң. Татарстан, 1972, 28 май; Вәлиев Мансур. Гражданлык юлында.—Идел. Яшьләрнең әдәби альманахы, 1974, № 5, 59—64 б.
АНЫҢ ТУРЫНДА
Төхфәтуллин Р. Безнең сафка: [Азат Ганиевны СССР Язучылар ю3нна тәкъдим итү].—Казан утлары, 1977, № 8, 178 б. Мәһди ев М. Чишелеш... нульгә бетми.— Казан утлары, 1971, № 7, 175—177 б. Хәсәнов А. Төсләргә гашыйк егет.— Татарстан яшьләре, 1973, 13 янв.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)