|
Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.
ГАЛИУЛЛИН ТӘЛГАТЬ
Тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Тәлгат Нәби улы Галиуллин 1938 елның 22 июлендә Татарстанның Октябрь районы Кычытканлы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Авылдагы сигезьеллык мәктәпне, аннан күрше авыл Әлмәттә (Яңа Әлмәт) унъеллыкны тәмамлаганнан соң, бер ел Свердловск өлкәсенең Краснотурьинск шәһәрендә алюминий заводында электролизчы булып эшли. 1956 елда Казанга килеп В. И. Ульянов-Ленин исемендәге университетның тарих-филология факультетына укырга керә, аны тәмамлагач, 1961—1962 елларда шул ук факультетның татар теле кафедрасында ассистент булып эшли. 1962 елның маеннан 1965 елга кадәр СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында кече гыйльми хезмәткәр вазифасын үти. Шунда эшләгәндә (1964) КПСС сафларына алына.
1965 елда Т. Галиуллинны Алабуга педагогия институтына күчерәләр. Анда аңа татар һәм рус әдәбияты буенча лекцияләр уку тапшырыла. Укыту белән бергә, 1967 елдан 1971 елга кадәр институтның укыту һәм фәнни эшләре буенча проректор хезмәтен дә башкара. 1970 елда, «Хәзерге татар поэзиясе һәм халык иҗаты» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклаганнан соң, аңа доцент исеме бирәләр. 1971 елдан Тәлгат Галиуллин — Алабуга педагогия институтының ректоры.
1981 елда Т. Галиуллин «1917—1941 елларда татар совет поэзиясендә социалистик реализм методының урнашуы һәм үсүе» дигән тема буенча докторлык диссертациясе яклый, 1983 елда профессор дәрәҗәсен ала. Тәнкыйтьче буларак, Т. Галиуллинның исеме матбугатта алтмышынчы еллар уртасында күренә башлый. Аның Сибгат Хәким поэзиясендә халык авыз иҗаты традицияләре чагылышын өйрәнүгә багышланган беренче җитди мәкаләсе 1964 елда «Казан утлары» (№ 2) журналында басыла. Аннары шул ук журнал битләрендә бер-бер артлы «Балладаларыбыз турында», «Поэманың барыр юллары», «Шигъри ачышлар һәм югалтулар аша» кебек теоретик күзәтүләргә бай, авторның гражданлык пафосы белән өртелгән мәкаләләре дөнья күрә. Алтмышынчы еллар һәм җитмешенче еллар башы татар поэзиясенең төп үсеш тенденцияләрен өйрәнүгә багышланган бу тикшеренүләр соңыннан «Яңа үрләр яулаганда» һәм «Еллар юлга чакыра» исемле аерым җыентыкларында басыла. Җитмешенче елларда Т. Галиуллин үзенең гыйльми һәм тәнкыйть эшчәнлегендә төп игътибарны татар совет поэзиясенең сугышка кадәрге чорын өйрәнүгә юнәлтә. Нәтиҗәдә аның «Социалистик реализм юлыннан» дигән мәкаләләр җыентыгы һәм рус телендә «Дыхание времени» исемле монографиясе {Казан университет нәшрияты басмасы) дөньяга чыга. Боларның беренчесендә автор, утызынчы еллар матбугатындагы бай материалга таянып, бу чор татар поэзиясенең халыкчан рух белән яшәвен, заманның шигъри һәйкәлен тудыруда үзеннән зур өлеш кертүен күрсәтергә омтыла, ә монографиядә гомумән 1917—1941 еллар арасындагы татар поэзиясенең үсеш этаплары бер-бөтен процесс буларак каралып, төп проблема итеп социалистик реализм методының татар поэзиясендә аякка басуы, ныгуы, камилләшүе мәсьәләләре үзәккә куела. Үткән мирасны җентекле тикшерү белән бергә, Т. Галиуллин бүгенге әдәби процесстан да читләшми. 1982 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан "Безнең заман — үзе җыр" дигән китабы нәкъ менә бүгенге көн татар поэзиясенең торышы-үсеше мәсьәләләренә багышланган.
Т. Галиуллин— 1972 елдан СССР Язучылар союзы члены.
БИБЛИОГРАФИЯ
Яңа үрләр яулаганда: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре.—Казан: Таткитнәшр., 1972.—151 б. 2000. Рец.: Бәширова И.— Татарстан яшьләре, 1972, 14 дек.; Урманчеев Ф. Глубокий анализ поэзии.— Сов. Татария, 1972, 20 дек.
Еллар юлга чакыра: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре.— Казан: Таткитнәшр.,. 1975.— 142 б. 2500. Рец.: ӘхмәтоваФ. Шигырьләр һәм шагыйрьләр.— Татарстан яшьләре, 1976, 12 февр.
Социалистик реализм юлыннан: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре.— Казан: Шткитнәшр., 1977.—264 б. 1000. Рец.: Әгъз.әмов Ф. Колач киңәйгәндә.— Соц. Татарстан, 1978, 30 дек.
Безнең заман — үзе җыр: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре.— Казан: Таткитнәшр., 1982.—152 б. 2000.
Современная татарская поэзия и народное творчество: Автореф. дис. на соиск. учен. степ. канд. филол. наук.— Казань: 1968.— 30 с. (Казан. гос. ун-т им В. И. Ульянова-Ленина).
Дыхание времени: (Вопросы становления и развития социалистического реализма в татарской советской поэзии до 1941 года).— Казань: Изд-во Казан, ун-та, 1979.—304 с. 1250. Рец.: Махмудов А. Чувствуя дыхание времени.— Сов. Татария, 1980, 17 авг.; Соловьева Л.— Нар. образование, 1981, № 8, с. 91; Рамазанов Г. Поэзиядә заман сулышы.— Казан утлары, 1980, №6, 185—187 б.; Җәләлиева М. Дәвер сулышы.— Сов. мәктәбе, 1980, № 5, 58—59.
Становление и развитие метода социалистического реализма в татарской советской поэзии 1917—1941 годов: Автореф. дис. на соиск. учен. степ. д-ра филол. наук.— Алма-Ата, 1981.— 43 с. 150.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)
|
|