УЙЛАН, КЕШЕ!
Һәрбер балага туганда ук нинди дә булса сәләт орлыгы салына. Әлеге орлыкның шытып чыгып, үсентеләр җибәрүендә, өлгерүендә тәрбия, тирә-юнь мохит әһәмиятле роль уйный. Безнең Гали Акыш исемендәге лицеебызда төрле яктан сәләтле балалар белем ала. "Таныш булыйк" сәхифәсендә без Сезне әнә шундый сәләтле укучыларыбыз белән таныштырып барырга уйлыйбыз. Сәхифәбезнең бүгенге кунагы - 9 нчы сыйныф укучысы Әдилә Галимова. Ул шигырьләр язу белән мавыга. Берничәсен Сез дә укып карагыз әле.
Уйлан!
Бу дөньяда без вакытлы,
Тумаганбыз мәңгегә.
Яшь чагында уйланмыйбыз,
Кирәк түгел әлегә.
Хата кылып тормыш алга
Бармый hичбер адым да.
Үкенерсең уйланмасаң,
Тормышың азагында.
hәрбер гөнаh, яхшылыгың
Билгеле бит Аллаhка.
Яхшылыгың күбрәк булса,
Кермәссең син тәмугка.
Тормышыңның башыннан ук
Уйлан чиге турында.
Җавап бирәсен онытма
Син Аллаhы каршында!
Кыямәт көне җитәме?
Гөнаhлылар белән тулган
hәр почмагы дөньяның.
Кыямәт көне җитәме,
Сыйфатымы бу аның?
Икенче яктан күбесе
Ислам диненә керә,
Хаклыкның, яхшылыкның ул
Кайда икәнен белә.
Кайберәүләр бер карасаң
Мөслим булып йөриләр.
Тик икенче караганда
Шайтан көен көйлиләр.
Аңлашылмый бу дөньсы
Кайчак минем акылга.
Хәзерге заманда бигрәк
Яшәүләре авыр ла
www.Ilhamgazite.my1.ru/