|
Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.
ГАЛИМ МӨХӘММӘТ бине
Мөхәммәт бине Галим исемле татар әдибе «Мәҗмугыл-хикәят» исемле җыентыкны фарсыдан татарчага 1703 еллар тирәсендә тәрҗемә иткән. Бу хикәятләр урта гасыр Көнчыгыш әдәбиятындагыча романтик алым белән язылган. Аларда тәрбия һәм гыйбрәт ягы да истә тотылган.
Хикәятләрнең күпчелегендә Көнчыгыш халыкларының, шул исәптән татар халкының да, авыз иҗаты әсәрләре, аеруча әкиятләр белән уртак моментларны табарга мөмкин. Бу барыннан да элек аларның язылу формаларында чагыла: аларның барысы да әкият калыбына нигезләнеп, әкиятләргә хас тасвир алымнарыннан һәм образлар системасыннан файдаланып язылган. Алардагы дидактика, үгет-нәсихәтчелек исә урта гасыр Көнчыгыш әдәбиятлары традициясеннән килә.
Урта гасыр әдәби әсәрләренең фольклор белән бәйләнеше — закончалыклы күренеш. Бу турыда Б. Рифтин, мәсәлән, болай дип яза: «Урта гасырларда әдәбият белән фольклор бер-берсенә аеруча үтеп керүчән. Бу сәнгатьчә сурәтләү ысулының нигездә бер төрле булуы һәм халык авыз иҗатының язма әдәбият әсәрләренә бик җиңел үтеп керүе белән дә, шулай ук аерым очракларда язма әдәбиятның киресенчә фольклор традициясенә дә үтеп керүе белән аңлатыла». Икенче бер галим Ю. Лотман исә хәтта урта гасырлардагы язма әсәрләр белән фольклор әсәрләренең икесе өчен дә уртак бер эстетика — «бердәйлек эстетикасы» булганлыгын яза.
Әлеге хикәятләргә вакыты-вакыты белән чынбарлык детальләре, тормыштан алынган факт һәм эпизодлар да кереп киткәли. Бу исә әлеге хикәятләрдә урта гасыр синкретизмыннан конкретлыкка, аныклыкка күчә баруның бер күрсәткече булып тора.
©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 1нче том
|
|