поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАЛИЕВ ӘНӘС

 (1920–1996)

Шагыйрь һәм прозаик Әнәс Касыйм улы Галиев 1920 елның 3 апрелендә Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа. Җидееллык авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1936–1939 елларда Казан финанс-экономика техникумында махсус белем ала, аннары берникадәр вакыт Дөбъяз районы һәм Казандагы финанс органнарында инспектор булып эшли. 1940 елда Кызыл Армия сафына чакырыла һәм Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтның алгы сызыгында була. 1942 елның сентябрендә, Майкоп шәһәре тирәсендә барган канлы бәрелешләр вакытында, артиллерист Ә.Галиев, чолганышта калып, контузияле хәлдә дошман кулына әсир төшә һәм 1945 елның апреленә кадәр (союздаш гаскәрләр тарафыннан азат ителгәнче) фашистлар тоткынлыгының бөтен авырлыкларын, газапларын үз башыннан кичерә, шунда үпкә авыруы эләктерә. Әсирлектән котылып берничә ай эвакогоспитальләрдә дәваланганнан соң, ул, терелеп, аякка басып, яңадан Казанга кайта һәм тыныч тормыштагы хезмәтен дәвам иттерә. Озак еллар буе шәһәрдәге финанс оешмаларында – Татарстан АССР Финанс халык комиссариатының налоглар һәм җыемнар бүлегендә ревизор (1945–1949), хезмәт ияләре депутатларының Свердлов, Ленин, Киров, Бауман район советлары башкарма комитетларының финанс бүлекләрендә налоглар буенча инспектор ярдәмчесе, инспектор, өлкән инспектор, ә 1959 елдан 1973 елга кадәр хезмәт ияләре депутатларының Казан шәһәре Совет районы советы Башкарма Комитетының финанс бүлегендә дәүләт керемнәре инспекциясе җитәкчесе булып эшли. 1973 елның маеннан ул – халык депутатларының Вахитов район Советы финанс бүлегендә дәүләт керемнәре инспекциясе башлыгы хезмәтендә.

Ә.Галиевнең беренче шигырьләре 1937 елда «Кызыл яшьләр» газетасында басыла, ә 1938 ел һәм 1940 елларда «Җилфердә, байрак!», «Сөю» исемле шигырь китаплары дөнья күрә (беренчесе – яшь шагыйрь Әгъзам Камал белән уртак җыентык). Коточкыч кыен шартларга килеп эләгүенә карамастан, әдип фашист тоткынлыгында да үзенең иҗат эшен дәвам иттерә, шәхси кичерешләрен шигырь юлларына теркәп барырга тырыша. Совет солдатының мораль өстенлеген, рухи ныклыгын данлаган бу шигырьләрнең бер өлеше соңыннан, 1958 елда, «Кыен юл» исеме белән Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыга.

Алтмышынчы еллардан башлап Ә.Галиев, нигездә, проза жанрында иҗат итә. Газета-журналларда басылган бер төркем хикәяләреннән («Отпускадан», «Солдат язмышы», «Сәяхәт», «Күченер алдыннан», «Беренче очрашу», «Сагыну» һ.б.) тыш ул бигрәк тә үзенең күләмле ике әсәре – автобиографик характердагы «Йолдызлар шаһит» һәм финанс оешмаларында эшләүче хезмәткәрләр тормышын яктырткан «Намус кушканча» исемле повестьлары белән таныла. Әдипнең проза әсәрләре сурәтләнгән материалның яңалыгы, тормышчан кырыслыгы һәм күтәргән мораль-этик мәсьәләләрнең заманча актуаль яңгырашлы булуы белән кызыклы.

Ул 1996 елның 26 июлендә Казанда вафат була.

Ә.Галиев – 1985 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Җилфердә, байрак! шигырьләр / соавт. Ә.Камал. – Казан: Татгосиздат, 1938. – 43 б. – 6000 д.
Сөю: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1940. – 40 б. – 3000 д.
Кыен юл: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 40 б. – 5000 д.
Тормыш бакчасында: шигырьләр – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 31 б. – 4000 д.
Йолдызлар шаһит: повесть / кереш сүз авт. С.Хәким. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 195 б. – 15000 д.
Намус кушканча: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 200 б. – 15000 д.
Намус кушканча: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 368 б. – 15000 д.

 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»