|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Гафу ит (Әлфис Кыямов)Тәүге кабат сине
Мин күргән идем.
Сиңа гашыйк булып,
Мин йөргән идем.
Без кавышмадык,
Гафу ит, иркәм,
Бергә булырга
Язмаган икән.
Яшьлек артта калды,
Сынмады күңел.
Ачы газаплар да
Булмады түгел.
Без кавышмадык,
Гафу ит, иркәм,
Бергә булырга
Язмаган икән.
Синсез яшәү хәзер
Авыр бигрәк тә.
Бергә булмасак та,
Син гел йөрәктә
Без кавышмадык,
Гафу ит, иркәм,
Бергә булырга
Язмаган икән. |
Иң күп укылган
|