поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАФАРОВА СӨМБЕЛ

Cөмбел Габделәхәт кызы Гаффарова 1980 елның 5 февралендә Казан шәһәрендә язучы Әхәт Гаффар һәм тарихчы-галимә Фәридә Гаффарова гаиләсендә туа. 1986 елда рус мәктәбендә укый башлап, туксанынчы еллар башында Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе ачылгач, укуын шунда дәвам иттерә. Уку дәверендә татар теленнән һәм әдәбиятыннан оештырылган олимпиадаларда, республика күләмендәге инша конкурсларында актив катнаша, призлы урыннар яулый. Бер үк вакытта үзе дә каләм тибрәтә башлап, «Ялкын» журналының 1989 ел гыйнвар санында «Безнең-сезнең заманда» исемле беренче әкияте басылып чыга. Тора-бара хикәя һәм әкиятләре башка журналларда, «Сабантуй» (1993), «Җәйнең җиде төсе» (2000) кебек күмәк җыентыкларда нәшер ителә, ә 1996 елда унберенче сыйныфта укучы уналты яшьлек авторның әкиятләре һәм хикәяләре тупланган «Безнең-сезнең заманда» исемендәге мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрә.

1997–2002 елларда С.Гаффарова Казан дәүләт университеты татар филологиясе һәм тарихы факультетының инглиз теле бүлегендә белем ала. Студент вакытыннан «Ялкын» журналында эшләп килә, 2002 елдан ул әлеге басманың «Кәеф» рубрикасы редакторы хезмәтендә.

Университетта уку дәверендә талантлы татар балалары өчен оештырылган «Сәләт» лагеренда берничә ел рәттән әйдаман булып эшли; факультет эшләрендә актив катнаша.
2006 елдан «Сөембикә» журналында бүлек редакторы вазифасын башкара.

С.Гаффарова – 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Безнең-сезнең заманда: әкиятләр, хикәяләр. – Казан: Мәгариф, 1996. – 39 б. – 4000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Яхина Р. Сөбханалла, күз тимәсен! // Шәһри Казан. – 1997. – 10 гыйнв.
Әхмәдуллина Г. Ходайдан бирелгән талант // Мәгърифәт. – 1997. – 24 гыйнв.
Базарова Г. Сөмбел // Сөембикә. – 1998. – № 2. – 6–7 б.
Латыйфи Ф. Ак юл телик // Казан утлары. – 2000. – № 1. – 134 б.
Татар балалар әдәбияты. – Казан: ТаРИХ, 2003. – 462–469 б.

* * *
Новые имена // Татарстан. – 1995. – № 9–10. – С. 93.
Шагиахметова Д. Гиацинт для девы // Восточный экспресс. – 2002. – № 1.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»