|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Гаепләмә (Зәйнәп Фәрхетдинова)Флорида Исмәгыйлева көе Ишморат Илбәков сүзләре
Хатлар язам сиңа, хатлар язам
Әллә барып җитә, әллә юк.
Җавап көтәм, һаман дулкынланам
Күңелемдә бер дә тынгы юк.
Гаепләмә мине, гаепләмә,
Авыр миңа, шуны аңла син.
Җавап язма, ләкин ныклап уйла,
Үкенечкә иркәм, калмасын.
Хатлар язам сиңа, тагын язам
Аңла иркәм, әле соң түгел.
Соңгы хатым, бәлки, шушы булыр,
Минем дә бит йөрәк боз түгел.
Гаепләмә мине, гаепләмә,
Авыр миңа, шуны аңла син.
Җавап язма, ләкин ныклап уйла,
Үкенечкә иркәм, калмасын.
Хатлар язам сиңа, хатлар язам
Әллә барып җитә, әллә юк.
Җавап көтәм, һаман дулкынланам
Күңелемдә бер дә тыңгы юк.
Гаепләмә мине, гаепләмә,
Авыр миңа, шуны аңла син.
Җавап язма, ләкин ныклап уйла,
Үкенечкә иркәм, калмасын. |
Иң күп укылган
|