поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАДЕЛША ШӘҮКӘТ

Шәүкәт Гаделша (Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллин) 1949 елның 16 сентябрендә Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде районы Киндерле авылында дөньяга килә. Туган авылында сигезьеллык мәктәптә укыганда ук каләм тибрәтә башлый: шигырьләр яза, районда русча чыга торган газета битләрендә кыска лирик парчаларын, хәбәрче язмаларын бастыра.

Сигезьеллык мәктәптән соң 1967 елда Ялутор шәһәрендә һөнәр училищесын тәмамлагач, Шәүкәт ике ел туган авылында электромонтер булып эшли, аннары, Ямал ярымутравына китеп, Салехард шәһәренең балык комбинатында хезмәт итә. Бер үк вакытта кичке урта мәктәптә укый, төбәк газетасына актив языша. 1970 елда ул үзендә язып тупланган шигырьләрдән кечкенә бер җыентык төзеп һәм аларны юлга-юл рус теленә тәрҗемә итеп, Мәскәүгә М.Горький исемендәге Әдәбият институтына конкурска җибәрә. Конкурста шигырьләр уңай бәя ала, авторы укырга чакырыла. Ләкин, урта мәктәпне тәмамлау турында кулында әле документ булмау сәбәпле, аны институтка кабул итмиләр.

1972 елның көзендә Ш.Гаделша Татарстанга, КамАЗ төзелешенә килә, төрле объектларда электромонтер булып эшли, кичке мәктәптә укып, бер ел эчендә унынчы, унберенче сыйныф программаларын уңышлы уза, кулына өлгергәнлек аттестаты ала. Республика матбугатында басылган шигырьләре аша инде исеме таныла башлаган яшь шагыйрь 1973 елда Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында университетның «Әллүки» әдәби берләшмәсе җитәкчеләреннән берсе була.

Узган гасырның җитмешенче еллар ахырыннан башлап Ш.Гаделшаның хезмәт урыннары гел алышынып тора: ул йә туган якларында, йә Казанда үз һөнәре буенча һәм башка төрле эшләрдә эшли, Татарстан өлкә комитеты карамагындагы «Агитатор блокноты» редакциясендә әдәби хезмәткәр, төзелеш трестларында электромонтер, инженер-энергетик һәм, ниһаять, үзе оештырган хосусый фирма җитәкчесе вазифаларын да башкара.

Көндәлек матбугатта шигырьләре күптәннән һәм еш басылуына карамастан, Шәүкәт Гаделшаның беренче китабы бары 1997 елда гына дөнья күрә. Ул хәзер – алты шигъри китап авторы («Ярык мөгез», 1997; «Ядрә тигән», 1998; «Сөмән кадыйм», 2000; «Җилгә моң дыңгычлыйм», 2003; «Аучы җыры», 2004; «Чоңгыл», 2006).

Әдәби тәнкыйтьнең гомумуртак фикеренчә, Шәүкәт Гаделша инде тәмам формалашкан, шигърияттә үз йөзе, үз аһәңе булган, Көнбатыш Себер татар тормышының һәм табигатенең кабатланмас үзенчәлекләрен шагыйранә гәүдәләндереп, бүгенге татар поэзиясен яңача образлар, сурәтләр белән баетучы талантлы шагыйрь буларак тәкъдир ителә.

Ш.Гаделша – 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ярык мөгез: шигырьләр / кереш сүз авт. Г.Гыйльманов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 71 б. – 2000 д.
Ядрә тигән: шигырьләр / кереш сүз авт. Г.Гыйльманов. – Казан: Матбугат йорты, 1998. – 80 б. – 2000 д.
Сөмән кадыйм: шигырьләр. – Казан: Матбугат йорты, 2000. – 144 б. – 1500 д.
Җилгә моң дыңгычлыйм: шигырьләр. – Казан: Идел-Пресс, 2003. – 2000 д.
Аучы җыры: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Әхмәтҗанов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 384 б. – 2000 д.
Чоңгыл: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 160 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Әгъләм М. Себер моңы // Шәһри Казан. – 1997. – 17 гыйнв.
Гыйльманов Г. Шагыйрьнең карурманы // Мәдәни җомга. – 1997. – 19 дек.
Фәхретдинова Д. Кадерле авылдашым минем // Яңарыш (Төмән). – 1998. – 15 май.
Садә Г. Шагыйрьнең ике көймәсе // Шәһри Казан. – 1998. – 29 май.
Әгъләм М. Шигырь атлы ядрә тисә... // Мәгърифәт. – 1998. – 17 нояб.
Хәбибуллина Л. Шәүкәт Гаделша иҗаты // Яңарыш (Төмән). – 2002. – 1 февр.
Хәбибуллина Л. Туган як әдәбияты. – Төмән: Төмән дәүл. ун-ты нәшр., 2002. – 43–49 б.
Гаташ Р. Шигырьдәге Себер дә – үзебезнеке! // Мәдәни җомга. – 2003. – 12 сент.
Әхмәтҗан Р. Җирсү // Мәдәни җомга. – 2003. – 31 окт.
Заһидуллина Д. Шигырендә – Себер киңлекләре // Мәдәни җомга. – 2004. – 13 февр.
Сәйфуллина Ф. Төмән өлкәсе татар әдәбияты: җыентык. – Тобольск: Тобол дәүләт пед. ин-ты нәшр., 2004. – 9–21 б.
Фәхретдинова Д. Язмышымның дәрьясы – Казан – Төмән арасы // Яңарыш (Төмән). – 2005. – 29 июль.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»