поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Май
  • Гайфулла Абзалов - җырчы
  • Дамир Шакиров - нәшир
  • Нияз Рахман - журналист
  • Рафаэль Мостафин (1931-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Лотфулла Шәфигуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Гөлфия Гарифуллина - журналист
  • Марат Нуриев - дәүләт эшлеклесе
  • Валерия (Иман) Порохова (1940-2019) - тәрҗемәче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ФӘЙЗРАХМАНОВ ИЛФАТ

Илфат Фәйзрахманов: "Русиядә демократия бик чамалы"

1961 елның 29 мартында туган

Танылган журналист, “Безнең гәҗит” газеты нәшире һәм мөхәррире, халык арасында популяр булган “Атна”, “Әйбәт гайбәт” тапшыруларының алып баручысы Илфат Фәйзрахмановка бүген 50 яшь.

50 яше тулган көнне Илфат Фәйзрахманов “Азатлык” радиосына сүз иреге кысылу, кеше хокукларын яклау, гади халык мәнфәгатьләрен кайгырту турында сөйләде.

- Илфат әфәнде, хәзер чын хакыйкатьне, дөреслекне язу, халыкка җиткерү мөмкинме? Моңа ничек ирешәсез?

- Бүгенге вазгыятьне карасак – кемгә җиңел? Хәзер Русиядә демократия бик чамалы. Мин – туксанынчы елларда формалашкан журналист. Тамакларыбыз тук булмаса да, демократия чоры иде ул. Анда фикер төрлелеге, Михаил Горбачев алып килгән җылылык, өмет бар иде. Шул вакытта телевидениедә үзем теләгәнне эшләп, бәйсез журналистка әйләндем.

“Эхо Москвы”, “Азатлык” радиосын һәм кайбер башка газетларны исәпкә алмаганда, күп массакүләм мәгълүмат чаралары сәяси заказ үти. Хәтта кайбер вакытларда журналистлар өчен оят булып китә.

Менә Мәскәүнең элекке мэры Лужков мәсьәләсенә килик, журналистларга, аерым каналларга дәүләт дәрәҗәсендә сәяси заказ бирелде. Журналистлар шуны яхшылап башкарып чыга. Гомумән, киллерлык төшенчәсе журналистикага үтеп керде.

Бүгенге вазгыять мине бик борчый. Русиядә демократия бик чамалы. Шулай да “Безнең гәҗит” чын демократик басма булырга тырыша.

- Хәзер колхоз рәисләре, район башлыклары, гомумән, җирле түрәләр турында язу милли темага караганда да куркынычрак санала. Проблемны ничек хәл итәсез?

- Бу сорау белән килешәм дә, килешмим дә. Чынлап торып авыр урыннар бар. Менә Русиядә ел саен ришвәтчелеккә каршы көрәш бара, шуның өчен програмнар кабул ителә, акчалар бүлеп бирелә. Дөресен әйткәндә, коррупциягә каршы көрәшүчеләр бүлеп бирелгән акчаны кесәләренә салып утыра. Җирле түрәләр турында язганда, аларның коррупция чылбырына ничек бәйләнүен искә алырга кирәк.

“Безнең гәҗит”тә җирле түрәләрне тәнкыйтьләгән өчен, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә теләүчеләр бар. Аерым алганда, Азнакай районы турында чыккан мәкалә уңаеннан мәхкәмә эше бара. Үзебезне якларлык юридик җирлегебез бар.

Ил башлыкларын тәнкыйтьләү дә җиңел түгел. Юкса, үзәк каналлар сәяси заказлар үтәмәс, алар читләтеп узарлык темалар булмас иде. “Русия”, “Беренче” канал җыр-биюгә кайтып калды. НТВ, Татарстандагы “Эфир” каналында гел үтереш, суеш кына. Аларны карагач, урамда йөрергә куркыныч.

Милли, дини мәсьәләне яктырту да куркыныч темага әйләнде. Дин турында язсаң, экстремизмда, милләтара ызгыш тудыруда гаепләп, хөкем итәргә мөмкиннәр. Ничектер куркыныч сәяси вазгыятьтә яшибез. Мин сүз иреге, мәгълүмат чараларының киләчәге өчен куркам. Һәм халык та шушы әйбергә ияләшеп килә бугай. Бүген авыл җитәкчесен сүккән журналист каһарман саналса, Мәскәү түрәләрен тәнкыйтьләүгә халык игътибар итми.

- Илфат әфәнде, сез “Яңа гасыр” каналында “Атна”, “Әйбәт гайбәт” тапшыруларын алып бардыгыз. Аларда сәяси темалар күтәрелә иде. Хәзер “Яңа гасыр”да сәяси тапшырулар юк. Ир-хатын мөнәсәбәтләре турында гына сөйләшеп утыралар. “Әйбәт гайбәт” тапшыруы да ябылды. 25 ел телевидениедә эшләгән кеше буларак, бүгенге татар телевидениесенә нинди бәя бирәсез?

- 50 еллык татар телевидениесенең 25 елы минем белән бәйле. Гомерем шунда узды. “Яңа гасыр”дан теләп китмәдем. Бүген чын татар радиосы бармы тәлинкә уйнатып утырган радиолардан башка? Сәяси аналитика бөтенләй юк. Бәласеннән баш аяк дип кенә әйтәләр.

Менә мин башкортларның БСТ каналын карыйм. Дөрес, профессиональлек ягыннан дәгъваларым бик күп. Ләкин анда башкорт исе килә. Милли рух, патриотизм тәрбияләү сизелә. Кызганыч, татар телевидениесендә моны күрмим. БСТда урыс телле тапшыруларда да “Без – башкорт, олпат халык!” дигән рух сизелә. Миллилекне журналистлар, укытучылар тәрбияли башларга тиеш.

- Татар-башкорт матбугаты милләтне саклау чарасы булып тора. Киләчәктә бу милләт нинди юлдан китәргә тиеш?

- Тугандаш халык бер-берсен аңлый. Аны сәясмәннәр, ялган галимнәр болгата. Бу башкортта да, татарда да бар. Тарткалаш бара. Ике халык, гомумән, башка халыклар да, бердәм булып, Русиядәге шовинизм, фашизмга каршы көрәшеп, милләтләр, телләр тигезлеген булдыра алса иде.

Журналистлар милли горурлык тудыруда үзләренең өлешләрен кертергә тиеш, безнең язмаларны укыгач, халык балаларын татар итеп тәрбияләү турында уйласын иде.

Ярар, бүгенге вазгыять, Мәскәү сәясәте диик. Шулай да татарча сөйләшмәгез дигән канун юк бит. Гәрчә, шартлар тудырылмаган. Кеше өендә, урамында татарча сөйләшсен. Менә шул минем бөтен максатым.


Cаша Dолгов
www.Azatliq.org 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»