поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Май
  • Гайфулла Абзалов - җырчы
  • Дамир Шакиров - нәшир
  • Нияз Рахман - журналист
  • Рафаэль Мостафин (1931-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Лотфулла Шәфигуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Гөлфия Гарифуллина - журналист
  • Марат Нуриев - дәүләт эшлеклесе
  • Валерия (Иман) Порохова (1940-2019) - тәрҗемәче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ФӘТХИ ФӘНИС

Уфада яшәүче милләттәшебез татар-башкорт дөньясындагы билгеле журналист Фәнис Фәткуллин (Фәнис Фәтхи) төрле тарафлардан ихлас котлаулар кабул итә. 50 яшьлек алтын юбилеен бәйрәм итә ул.

Фәнис Фәнир улы Фәткуллин 1961 елның 6 июнендә Башкортстанның Бүздәк районы Кәпәй-Кобау авылында туган. Мәктәптә уку елларында ук иҗатка тартыла. Төрле темаларга язылган мәкаләләре район һәм республика матбугат басмаларында дөнья күрә. Авылдагы урта мәктәпне тәмамлагач, Фәнис, һич тә икеләнүсез, 1979 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Диплом эшен “Габдулла Тукай иҗатында публицистика” дигән темага яклый.

1984 елда университетны уңышлы тәмамлагач, яшь белгеч Уфага эшкә җибәрелә. Башкортстан дәүләт телерадиокомпаниясе радиосында эшли. Анда татар редакциясе ачылгач, аның баш мөхәррире була. 1992 елда каләмдәшебез “Кызыл таң” гәзитенә эшкә күчерелә. Шул ук елда, АКШ Конгрессы карамагындагы “Азатлык” һәм “Азат Европа” радиостанцияләре корпорациясенең татар-башкорт редакциясендә эшләү өчен, конкурста катнаша. Анда җиңеп чыккач, бер елдан артык “Азатлык”ның Башкортстан буенча үз хәбәрчесе булып эшли. 1993 елның сентябрь аенда “Азатлык”ның Мюнхендагы (Алмания) штаб-фатирына эшкә алына. Анда 1995 елга кадәр, ягъни радиостанция Чехия Республикасына күчкәнче, эшли. Аннан соң, радио Прагага күчерелгәч, анда 1998 елның сентябрь аена кадәр хезмәт итә.

1998 елда Фәнис Фәткуллин Уфага әйләнеп кайта. 1999 елның май аеннан, Татарстан Республикасының “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының һәм Интертат электрон газетасының Башкортстан буенча хәбәрчесе вазыйфаларын башкарды.

Татарстанның башка матбугат басмаларында да Фәнис Фәтхинең публицистик язмалары һәм халкыбызның атаклы шәхесләре турында иҗат портретлары һәрдаим дөнья күреп килә. Аеруча “Мәдәни җомга” гәзите, “Казан утлары”, “Сәхнә” журналлары белән актив хезмәттәшлектә ул. 2010 елда Татарстан дәүләт китап нәшриятында Фәнис Фәтхинең “Көрәшчегә җиңелү юк” исемле китабы басылып чыкты. Анда авторның төрле елларда дөнья күргән публицистик язмалары, очерклары, әңгәмәләре урын алган. Фәнис Фәтхинең бу җыентыгындагы Башкортстан татарларының көнүзәк проблемалары, атаклы милләттәшләребез хакында язмалары һәм алар белән кызыклы әңгәмәләре укучылар тарафыннан зур кызыксыну белән кабул ителде.

1999-2001 елларда Фәнис Фәтхи Уфадагы “Өмет” яшьләр гәзите хәбәрчесе, ә 2001-2002 елларда “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире урынбасары булып та эшләде. Бүгенге көндә Фәнис Фәнир улына тагын да җаваплырак вазыйфа йөкләтелде. Татарстан Республикасының “Татарстан-Яңа Гасыр” телевидениесенең Башкортстандагы хәбәрчеләр үзәгенең директоры-мөхәррире итеп тәгаенләнде ул.

Ф. Фәткуллин 1989 елдан Башкортстан һәм Россия Журналистлар берлекләре әгъзасы. Республика журналистлары арасында оештырылган күп санлы иҗади бәйгеләрдә җиңеп Мактау грамоталары, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнгән. Шулай ук Татарстанның да зур бүләгенә - “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медаленә лаек булды ул. Фәнис Фәткуллин сөекле җәмәгате Зөһрә ханым белән ике кыз – Алия белән Җәмиләне үстерә.


Татар-Информ. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»