поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Май
  • Гайфулла Абзалов - җырчы
  • Дамир Шакиров - нәшир
  • Нияз Рахман - журналист
  • Рафаэль Мостафин (1931-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Лотфулла Шәфигуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Гөлфия Гарифуллина - журналист
  • Марат Нуриев - дәүләт эшлеклесе
  • Валерия (Иман) Порохова (1940-2019) - тәрҗемәче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ФӘТХИ ДЕМЬЯН

Демьян Фәтхи (Касыйм Фәтхетдин улы Фәтхетдинов) 1906 елның 10 октябрендә элекке Самара губернасы (хәзерге Ульянов өлкәсе Чардаклы районы) Татар Колмаеры авылында крестьян гаиләсендә туа. Башта үз авылларында укый, аннан Самара (хәзерге Куйбышев) шәһәрендәге Татар-башкорт педагогия техникумында белем ала. Техникумда укыган чагында шигырьләр яза башлый. 1926 елда Казанга килеп, Татрабфакка укырга керә. Шул елларда ул көндәлек матбугатта актив языша. 1929 елда инде аның «Тальян» исемле беренче шигъри җыентыгы, аннан соң озак та үтми «Бояр урманында» (1930), «Металл тавышлары» (1931) дигән җыентыклары басылып чыга. Шушы беренче китапларында ук ул үзен образлы фикерләүдә, тасвирда һәм шигъри формада үзенчәлекле, оригиналь стильле әдип итеп таныта.

Утызынчы елларның урталарында Демьян Фәтхи Ерак Көнчыгышка китә һәм сигез елга якын төрле җирләрдә гади эшче булып эшли. Бу чор шигырьләрендә ул алтын рудникларында эшләүче эшчеләр тормышын, революция алып килгән тарихи үзгәрешләрне һәм Себер табигатенең матурлыгын сурәтли. Алтын казучы шахтерларның революциягә кадәрге газаплы тормышын һәм күмәк хезмәт шартларында социаль аңнары үсүен реалистик картиналарда тасвирлаган «Алтын тайга трагедиясеннән» (1939—1940) исемле поэмасы шагыйрь иҗатында үзенең тыгыз эчтәлеге, эмоциональ көче һәм тел-сурәтләүдәге шигъри образлары, көтелмәгән чагыштырулары белән аеруча күренекле урын алып тора.

Сугыш алдыннан Демьян Фәтхи Татарстанга кайта һәм Зеленодольск шәһәрендә производствода гади эшче булып эшли. 1941 елда ул фронтка китә. Сталинград янындагы тарихи сугышларда катнаша, берничә тапкыр яралана; совет гаскәрләре белән бергә, дошманны куа-куа, Украина чикләренә кадәр барып җитә һәм 1943 елны Кантемирово (Воронеж өлкәсе) янындагы сугышларның берсендә батырлар үлеме белән һәлак була.

Шагыйрьнең сайланма шигырьләре, поэмалары һәм хикәяләре «һәрвакыт сафта» (1970) исемле җыентыгында урын алган.

Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән язучы-солдат буларак, Демьян Фәтхинең исеме Татарстан Язучылар союзы бинасына куелган мемориаль тактага язылды.

БИБЛИОГРАФИЯ


Тальян. (1926—1927 еллар): [Шигырьләр].— Казан: Татар дәүләт нәшр., 1929.—32 б. 3000.
Бояр урманында: [Хикәя].— Казан: Татиздат, 1930.— 39 б. 10 000.—(Укучы к-ханәсе: 1-баскыч мәкт. укучылары өчен).
Шул ук.—2-басма.—Казан: Татиздат, 1932.—41 б. 10 000.
Шул ук.— Төз. 3-басма.— Казан: Таткнигоиздат, 1934.—45 б. 7000.
Металл тавышлары: (Шигырьләр).— М.: Центриздат, 1931.—48 б. 10 000.
Һәрвакыт сафта: Шигырьләр, поэмалар, хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 2970.—156 б., портр. 3500.- Тит. битенең эчке ягында төз.: Ә. С и н е г у л о в.

Аның турында


Демьян Фәтхи.— Кит.: Җыр һаман яңгырый /Төз. Ә. Кәримуллин һәм Н. Ю з и е в.—Казан, 1956, 58—59 б. Демьян Фәтхи (1906—1943): [Биогр. белешмә].—Кит.: Алар сафта /Төз. С. Шакир. — Казан, 1961, 52—54 б. Синегулов Ә. «Сугыш сүзе... канлы роман».— Кит.: Синегулов Ә. Туплар һәм музалар. Казан, 1969, 63—746. Юзиев Н. һәм Кәримуллин Ә. Демьян Фәтхи. (1906—1943).—Сов. әдәбияты, 1956, № 5, 94—99 б. Шакир С. Солдат — шагыйрь.— Сов. Татарстаны, 1960, 9 май. Синегулов Ә. Октябрьне җырлап туган шагыйрь.— Соц. Татарстан, 1967, 4 янв. Демьян Фәтхи: Тууына 70 ел тулу уңае белән: Казан утлары, 1976, № 10, 179—180 б.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»