|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Өфе юкәләре (Фидан Гафаров)Рим Хәсәнов көе Наҗар Нәҗми сүзләре
Яшьлек урамнары,
Тулы хыяллары,
Без — шатлыкка туймас исәрләр.
Өфе юкәләре
Безнең хакта да әле
Яфрак яра-яра сөйләрләр.
Безнең менгән атлар,
Еллар, аргамаклар,
Көмеш тезген, алтын йөгәннәр.
Өфе юкәләре
Безнең хакта да әле
Чәчәк ата-ата сөйләрләр.
Гомер ике килми,
Утлар ике сүнми,
Без — мең янып тик бер сүнәрләр.
Өфе юкәләре
Онытмаслар әле,
Яфрак коя-коя сөйләрләр. |
Иң күп укылган
|