|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Эзләдем, бәгырем, сине (Илһам Шакиров)Сәйяр Хәбибуллин көе Әхмәт Ерикәй сүзләре Кәккүк кычкыра сирәк кенә,
Сагынуын сөйләп кенә.
Килсәң иде, иркәм, яныма
Көлемсерәп кенә.
Эзләдем, бәгырем, сине,
Еллар буе тилмереп;
Туймас, ахры, мәңге туймас
Күзләрем сине күреп.
Зәңгәр елгалар чылтырап ага,
Нур сибә кояш көлеп;
Алмагачлар ак шәлен ябынган,
Иркәм, синең кебек.
Эзләдем, бәгырем, сине,
Еллар буе тилмереп;
Туймас, ахры, мәңге туймас
Күзләрем сине күреп.
Минем юлыма нурлар
Алып кил күбрәк итеп;
Алсу гөлләр өзеп бирермен
Сиңа бүләк итеп.
Эзләдем, бәгырем, сине,
Еллар буе тилмереп;
Туймас, ахры, мәңге туймас
Күзләрем сине күреп. |
Иң күп укылган
|