поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ЕРЗИН МӨНИР

Узган елның декабрендә оештырылган Бөтендөнья татар конгрессы җыенына килгән кунаклар арасында Алматыда яшәүче галим Мөнир Ибраһим улы Ерзин да бар иде.

Казанга башкалардан алда килде, соңрак китте Мөнир абый. Конгресс кунагы булу форсатыннан файдаланып Казанда озаккарак тукталуын кыска гына итеп: “Эшләрем күп”, – дип аңлатты. 85 яшьлек тарихчы-галим, журналист Мөнир абыйның тынгысызлыгын белә идем инде. Без аның белән 2010 елда “Тукай фонды”ның Казахстанга һәм Кытайга иҗади сәфәре вакытында таныштык. Алматыда гаиләсендә кунак булдык. Кунак булып сөйләшеп утырганда, сүз нигездә татар тарихына кайтып кала иде. Без барында ул: “Менә Япониядән галимнәр килгән иде әле. Ярый мине эзләп тапканнар, бик файдалары тиде”, – дигән иде. Японнар Алматыга уйгыр тарихына кагылышлы мәгълүматлар эзләп килгән булганнар. Мөнир абый аларга ярдәм иткән. Үз чиратында тегеләр аңа император китапханәсеннән татар тарихына кагылышлы үтә кадерле кулъязмалар җибәргәннәр. Сүз уңаеннан әйтим әле, Мөнир абый татарча да, урысча да яхшы сөйләшә, уйгыр, казах телләрен камил белә һәм үзлегеннән япон, кытай телләрен өйрәнгән. Безнең редакциягә килгәч, ул бер гыйбрәтне искә төшерде. Күп телләр белүен ишеткәч, моны Мәскәүгә чакырганнар. Кем чакыруын әйтмәде, әмма сүз сөрешеннән аңлашылганча, ризалык биргән очракта, Мөнир абый КГБдамы, контрразведкадамы эшләргә тиеш булган. “Баш тарттым, бу минем эш түгел, дидем. Ярый ризалык бирмәгәнмен әле, юкса татар тарихы белән шөгыльләнә алмаган булыр идем”, – диде Мөнир абый. Шушы гади генә сүзләре белән ул үзенең бөтен асылы белән милләт баласы икәнен әйтте дә куйды. Чын татар зыялысы, чын милләтпәрвәр әнә шундый була инде ул.

Мин Мөнир абыйның уйгыр-татар багланышлары турындагы тарихи хезмәтләре барлыгын да беләм. Без үтенгәч, ул “Тукай идеясе яшәгән җирләрдә” дигән күләмле язма да әзерләп җибәрде. Инде менә Казанга яңа күчтәнәч – “Гасырлар сере” дигән китабы белән килгән. Үземне татар тарихын яхшы белүчеләрдән исәпләмим, әмма әлеге китапны укып чыккач Мөнир абыйның нинди зур эш башкарганына бер шаккатсам, татарыбызның нинди халык булганына икенче шаккаттым. Әлеге китапта тарихыбызга бер караш моңарчы өйрәнелмәгән кытай, япон чыганакларына нигезләнгән. Китапның титул битенә үк автор “Татар” исеменең язма хатирәләрдә күренүенә 1800 ел тула” дип язып куйган.

Нәсел-нәсәбе

М.Ерзин китапның беренче бүлеге өчен материалларны 5 ел буе җыя. Уйгыр, казах, кытай, япон телләрендәге бихисап чыганакларны өйрәнергә туры килә аңа. Нәтиҗәдә татарның нәсел-нәсәбен үзенчә ачыклый һәм барлый, аның монголларга бернинди катнашы булмавын дәлилли. Мәскәү, Ленинград галимнәре хезмәтләренә, энциклопедияләргә генә таянып татар тарихын язып булмый дип саный ул. Чөнки әлеге хезмәтләр, шул исәптән энциклопедик белешмәләр гадәттә нинди дә булса идеологиягә, режимга яраклаштырып языла. Татарның бөек халык булуы патша Россиясе, Совет Россиясе, бүгенге Россия өчен дә кирәк түгеллеген чамалыйбыз инде. “Һәр халык үз тарихын үзе язарга тиеш, – ди М.Ерзин. – Чөнки башка милләт вәкилләре йә битарафлык күрсәтә, йә хата җибәрергә мөмкин”.

Шулай итеп, М.Ерзин язуынча, татарлар – миладидан элек Урта Азиядә яшәгән төрки халык, аның “татар” дигән исеме дә тарихта борын-борыннан мәгълүм булган: “Татар” – шул кабиләләрнең үз исеме, ул халык, кешеләр төркеме, кешеләр дигән мәгънәне аңлата. Бу мәгълүматны автор Шанхайда (кытай телендә) чыккан “Чит илләр топонимикасының аңлатма лөгате”ннән алган.

XIX-ХХ гасырларда Көнчыгыш һәм Көнбатыш илләре галимнәре Үзәк Азия татарлары тарихы буенча махсус тикшеренүләр алып бара. Әлеге тикшеренүләрнең кыйммәте шунда: галимнәр, асылда, тарихыбызга кагылышлы кулъязмаларга таяналар. Ә кулъязмалар, ягъни беренчел чыганаклар, гадәттә ниндидер идеологиягә буйсына алмый. Алар теге яки бу заман вакыйгаларын, халыкларның яшәешен, гореф-гадәтләрен ничек бар – шулай тасвирлый.

Бу уңайдан М.Ерзин япон галиме Янай Ватари һәм кытай галиме Ван Говейның бер үк исем – “Татарлар хакында тикшеренүләр” дип аталган хезмәтләренә аеруча бәя бирә. Әлеге ике галим – татарларның килеп чыгышына кагылган төп мәсьәләләрдә фикердәш. Икесе дә татарларның X-XIII гасырларда Колан тау (Хэланыпань) тезмәләре янында киң территориядә таралып яшәгәнлекләрен язалар. Янай Ватари “Монголлар тарихы буенча тикшеренүләр” дигән хезмәтендә (Токио, 1967 ел): “... монголлар үзләрен һәрчакта “монгол” дип йөрткәннәр, бер чакта да үзләрен “татар” дип атамаганнар...” – дип яза. Ван Говей да “Монголлар тарихына кагылышлы чыганаклар”ында (Тайбэй, 1962 ел, кытай телендә): “X-XII гасырларда киданнар белән җәрҗитләр татарларны “цзупу”, ягъни “көчлеләр” дип атаганнар. Олы Сахра – Гобиның көньягындагы уңготлар татарлар белән бер нәселдән, алар “ак татарлар” дип атала. Монгол кабиләләре исә татарга саналмый, алар татарлардан түгел”, – дип өстәп куя. М.Ерзин XIII гасырларда яшәгән Көнчыгыш галимнәре кулъязмаларын өйрәнеп, татарлар тарихына кагылышлы менә нинди мәгълүматлар бирә. Китабыннан бер өзек китерим әле: “Көньяк Суң династиясенең (1127–1129 еллар) атаклы генералы Мың Гуң (1195-1246), татарлар чүл төрекләреннән килеп чыккан, дип яза. Бу татарлар кодрәтләнеп мәһабәтлеккә ирешкән чакта яшәгән, татарларга кагылышлы вакыйгаларның шаһиты булган шәхеснең сүзе бит!”

Туып-үскән җирләре – ватаны

Милләтебезне “татар-монголлар” дип әйтеп саташу иде күптәннән килә. Мондый ярлык тагу – әлбәттә, аерым идеология җимеше. Кайбер “тарихчылар”, татарлар Монголиянең көнчыгышында яшәгән, дип бара. Мөнир Ерзин моны мәгънәсезлек дип бәяли. Тарихи чыганаклар раславынча, татарлар Урта Азиянең галәмәт зур территориясен биләгән бервакытта, монголлар Урта Азиянең көнбатышында Шебере урманында яшиләр, аучылык белән шөгыльләнәләр. Бары тик Х гасырның икенче яртысында гына татарлар чигенә якынлаша башлыйлар һәм, төркиләр тәэсиренә дучар булып, аучылык өстенә игенчелек белән дә шөгыльләнә башлыйлар. Шулай итеп, татар монгол җирендә “үги бала” булып яшәми, ә галәмәт зур җирләр белән чәчәк атучы, кодрәтле милләткә әйләнә. Әлбәттә, бу язмада М.Ерзинның милләтебез тарихына кагылышлы гаять кызыклы мәгълүматларын бәян итеп бетерә алмыйбыз. Татарның дәүләтчелегенә кагылышлы бер-ике мисал гына китерим әле. М.Ерзин раславынча, татар үзенең ирешкән уңышларын саклау һәм ныгыту өчен кабилә берләшмәләре барлыкка китерә. Мондый берләшмәләр турында мәгълүмат VI гасырда ук төрки язма хатирәләрендә очрый. “Кабиләләрдән тәшкил булган берләшмәләрне татар дәүләтчелегенең башлангыч баскычы дип карарга әсас бар, әлбәттә”, – диелә М.Ерзин китабында.

“Гасырлар сере” дип аталучы әлеге китапны укып чыккач, шуңа игътибар иттем: Мөнир абый татарга яратып, аерым шәхес, олпат кеше итеп карый. Китапның бүлекләрен дә әнә ничек дип исемләгән бит: “Нәсел-нәсәбе”, “Туып-үскән җирләре – ватаны”, “Исемең матур! Кемнәр куйган?!” Китап битләренең һәр юлыннан үз милләтен ярату, соклану хисләре бөркелеп тора дисәм дә, “кызыл сүз” булмас. Аның Казанга башкалардан алда килеп соңрак китүе дә шушы хисләр белән бәйле. Казандагы көннәренең һәр сәгатен зыялыларыбыз белән очрашуга, фикерләшүгә багышлады ул. ТР Дәүләт Советында Разил Вәлиев белән дә очрашты. “Ватаным Татарстан” редакциясендә дә булды. Университет, тарих институты галимнәре белән дә аралашты. Хатыны Гөлбану апа: “Индус Таһировны күрмичә кайтма!” – дип әйтеп җибәргән булган икән. Телефоннан шалтыраткач, Индус абый аны үз өенә кунакка дәште. Ике тарихчы сәгатьләр буе татар тарихы турында гәпләшеп утырдылар. Сүз арасында Мөнир абый Ерзин: “Гасырлар сере” дигән бу китапны ашыгып яздым, тәмамлап өлгермәм дип курыктым. Яшь тә бара, күзләр дә начарлана”, – дип куйган иде. Кемнәрдер тормыш куганда, ашыга-ашыга мал-мөлкәт җыйганда, Мөнир абый татар тарихы турында кыйммәтле мирас калдырырга ашыгып яши. Аның китабындагы мәгълүматлар тарих дәреслекләренә дә керсен иде ул, балаларыбыз үзләренең нәсел-нәсәбен, “матур исемнәрен кемнәр куйган”лыкларын белеп үссеннәр иде һәм татар булулары белән горурлансыннар иде.


Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
(www.Vatantat.ru)
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»