поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ДӘРЗАМАН ҖӘҮДӘТ

Җәүдәт Дәрзаман (Җәүдәт Харис улы Дәрзаманов) 1945 елның 13 октябрендә Татарстан АССРның хәзерге Лениногорск районы Сугышлы авылында колхозчы-крестьян гаиләсендә туган. 1964 елда Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлап, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбия-ты бүлегенә укырга керә. Шул ук елны Совет Армиясе сафларына алына. Хезмәтен төгәлләп. кайтканнан сон, 1967 елдан башлап, ул янә университетта укуын дәвам иттерә һәм аны 1972 елда тәмамлап чыга. 1971 елдан бирле Татарстан радиотапшырулар комитетында редактор булып эшли. Ул 1979 елдан КПСС члены.

Җәүдәт Дәрзаманның беренче шигырьләре әүвәл Лениногорск район газетасында басыла. 1961 елда язучы Җәвад Тәрҗемановның сүз башы белән «Яшь ленинчы» газетасында шигырьләр циклы басылып чыга, 1964 елда исә бг;р төркем шигырьләре «Җырчы чишмә» исемле коллектив җыентыкта дөнья у.урә. Җитмешенче еллардан башлап Җәүдәт Дәрзаман бары тик балалар эчен генә яза. 1975 елда аның «Ирбатыр» исемле әкиятләр җыентыгы, ә 1977 елда «Солдат булдым» дигән шигырьләр китабы басыла. Композитор Ренат Еникеев шушы китап нигезендә ун кисәктән торган җырлар циклы иҗат итә, һәм 1979 елда Ленинградның «Мелодия» фирмасы аны аерым пластинка итеп чыгара. 1981 елда цикл ноталы басма рәвешендә Татарстан китап нәшриятында нәшер ителә.

Шагыйрьнең аерым шигырьләре һәм «Төнге маҗара» исемле әкияте рус теленә дә тәрҗемә ителгән.

Җәүдәт Дәрзаман— 1982 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Ирбатыр: (Әкиятләр).—Казан: Таткитнәшр., 1975.—32 б. 9000.
Солдат булдым: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1977.— 32 б. 9000. Р ец.: Г а б и д и Ә. Сокланулар метаморфозасы.— Татарстан яшьләре, 1978, 30 май.
Төнге маҗара: Әкият-поэма.—Казан: Таткитнәшр., 1980.—30 б., ил. 10000. Рец.: Мөхәммәдиев Р.— Казан утлары, 1981, № 6, 176 б.
Гөлназ мәктәпкә бара: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1983.— 48 б., ил. 10000. Рец.; Б ә д р е т д и н о в И. Елмайтырлык та, уйлатырлык та.— Соц. Татарстан, 1983, 29 ект.; Бәшәров Р. Балаларга яңа китап.— Казан утлары, 1983, № 12, 155—157 б.; Га би ди Ә. Дөньяга могъҗиза аша карап.—Татарстан яшьләре, 1983, 29 дек.
Безнең әлифба: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1985.—15 б., ил. 43000.
Ночное приключение: Сказка-поэма (Пер. с татар. Р. Кутуя.— Казань: Таткнигоиздат. 1980.—30 с., ил. 50000.

АНЫҢ ТУРЫНДА

Фәнзаман Баттал. Егетлекнең бер баскычы
Әмир Мәхмүдов. Чын тормышта кайный шагыйрь уе...
Камалов Б. Чын күңелдән.— Татарстан яшьләре, 1976, 28 окт. Җәүдәт Дәрзаманов: (Безнең сафка).—Казан утлары, 1983, № 9, 188 б.


©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»