|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Әдрән диңгез (Ренат Ибраһимов)Салих Сәйдәшев көе Таҗи Гыйззәт сүзләре /"Чын мәхәббәт" пьесасыннан/
Әдрән диңгез, гүзәл диңгез,
Ай, гүзәл диңгез.
Күп яуларны күргән диңгез,
Күргән ул диңгез.
Тау батыры Искәндәргә,
Искәндәргә
Җан дәвасын биргән диңгез,
Биргән ул диңгез.
Әдрән диңгез, зәңгәр диңгез,
Ай, зәңгәр диңгез.
Култыклары йөз дә сигез,
Ай, йөз дә сигез.
Үзенең батыр улларына,
Улларына
Көрәш дәртен биргән диңгез,
Биргән ул диңгез.
Әдрән диңгез, даулы диңгез,
Даулы ул диңгез.
Тирәләре таулы диңгез,
Бик таулы диңгез.
Хәлен җуйган син бөркеткә,
Ай, син бөркеткә
Шифа бирсен изге диңгез,
Изге ул диңгез. Әй! |
Иң күп укылган
|