|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ДӘҮЛӘТОВ ЗӨФӘРЯзучы-прозаик Зөфәр Мирхәйдәр улы Дәүләтов 1953 елның 15 июнендә Татарстанның Мөслим районы Яңа Сәфәр авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылларында – башлангыч, күрше Баек авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1968–1970 елларда район үзәге Мөслимдә һөнәри-техник училищеда укый. 1971–1973 елларда армиядә хезмәт итә. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, комсомол юлламасы белән Уфа шәһәрендә, Бөтенсоюз төзелеше дип игълан ителгән Башкорт биохимия комбинатын аякка бастыруда үзеннән өлеш кертә, комбинат төзелеп беткәч тә шунда калып, 1982 елга кадәр электр цехында мастер булып эшли, бер үк вакытта төп эшеннән аерылмыйча укып, Уфа электр-механика техникумын кызыл дипломга тәмамлый. 1986–1992 елларда ул янә студент: Әбү Рәйхан Бируни исемендәге Ташкент политехника институтының төзелеш факультетында югары белем ала. |
Иң күп укылган
|