поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ДАВЫДОВ ӘНВӘР

(1919–1968)

Шагыйрь Әнвәр Мортаза улы Давыдов 1919 елның 21 мартында Самара өлкәсенең Камышлы авылында игенче гаиләсендә туа. Бик иртә укырга-язарга өйрәнә, дүрт-биш яшьләрендә инде Тукайның балалар өчен язган шигырьләрен һәм башка әдәби китапларны укый башлый. Җидееллык мәктәпне тәмамлауга аны, башка сыйныфташлары белән бергә, Камышлыда ачылган авыл хуҗалыгы техникумының беренче курсына күчерәләр. Ләкин Әнвәргә анда тоташтан укырга туры килми: 1928 елда әтисе, ә 1931 елда уртанчы абыйсы фаҗигале рәвештә үлгәннән соң, гаиләнең матди хәле авырая, һәм йортта бердәнбер ир кеше урынына калган Әнвәр, техникумда укуын бүлә-бүлә, ел саен төрле вакытлы эшләргә ялланып, гаиләгә ярдәм итәргә мәҗбүр була.

Поэтик тәҗрибәләрен Ә.Давыдов шулай ук бик иртә башлый: унике яшендә чагында Камышлыдагы төбәк газетасында аның беренче шигырьләре басылып чыга. 1936 елның азагында, олы абыйсы, заманының танылган журналисты Мирза Давыдов (1898–1943) чакыруы буенча, Әнвәр Новосибирск дигән шәһәргә китә һәм анда рус телендә чыга торган «Советская Сибирь» исемле газета идарәсенә әдәби хезмәткәр булып эшкә урнаша. Ике елдан Үзбәкстанга күчеп, Фирганә шәһәрендә башта өлкәнең рус, аннан үзбәк газеталарында журналистлык эшен дәвам иттерә. 1939 елда авырып китеп, табиблар киңәше белән туган якларына кире кайта һәм берникадәр вакыт Мордва республикасындагы авыл мәктәбендә рус теле һәм тарих укытучысы булып эшли. 1940 елны гаскәри хезмәткә алынып, Ватан сугышының башыннан алып ахырына кадәр әүвәл гади солдат, аннары кече командир сыйфатында Волхов, Ленинград янында, Балтыйк буе республикалары территорияләрендә барган канлы бәрелешләрдә катнаша.

Сугыштан кайткач (1946), Ә.Давыдовны Камышлы район газетасына җаваплы мөхәррир итеп билгелиләр. Бер үк вакытта ул янып-илһамланып әдәби иҗат эшенә тотына: шигырьләр, поэмалар яза, район газетасы битләрендә көннең кадагына суккан фельетоннарын, сатирик шигырьләрен бастыра. 1948 елны яшь татар язучыларының Казанда узган конференциясендә Ә.Давыдовның «Коммунизм таңы» колхозында» дигән поэмасы (соңга таба исеме «Яңгырлы таң» дип үзгәртелә) уңай бәя ала, һәм поэма тиздән «Казан утлары»нда басылып та чыга. Аннары «Алтын көз» поэмасы, 1950 елда исә шагыйрьнең «Беренче бөртек» исемендә шигырьләр һәм поэмалар тупланмасы дөнья күрә.

1952 елда Ә.Давыдов бөтенләйгә Казанга күчеп килә. 1953–1955 елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең сәркәтибе, соңрак Татарстан китап нәшриятында баш мөхәррир урынбасары булып эшли.

Чагыштырмача кыска гомере эчендә (ул кырык тугыз яшендә 1968 елның 23 июнендә Казанда вафат була) Ә.Давыдов бай әдәби мирас калдырган шагыйрь. Үзе исән чагында татар телендә һәм рус теленә тәрҗемәдә аның шигырьләре һәм поэмалары тупланган егерме өч җыентыгы һәм Муса Җәлилнең балачагы турында бер документаль повесте басылып чыга. Архивын барлаганда, шагыйрьнең кулъязма хәлендә тагын бер әсәре – «Йокысыз төннән соң» исемле зур күләмле шигъри романы табыла. Бу әсәр 1972 елда татар телендә, 1980 елда русчага тәрҗемәдә Татарстан китап нәшрияты тарафыннан аерым китап булып басылып чыга.

Илленче-алтмышынчы еллар татар шигъриятендә Ә.Давыдов иң беренче нәүбәттә публицистик яңгырашлы, ватандарлык хисләре белән сугарылган фәлсәфи-лирик поэмалар («Кояшлы көн», «Яктыра», «Ферма кызы», «Тыныч мәхәббәт», «Себер тракты», «Күмер көйри», «Ташу», «Чорлар чатында», «Дәверләр диалогы», «Йокысыз төннән соң» һ.б.) авторы буларак тәкъдир ителә.

Ә.Давыдов – 1953 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Беренче бөртек: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татгосиздат, 1950. – 142 б. – 3065 д.
Алгы сафтагылар: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татгосиздат, 1952. – 59 б. – 3037 д.
Сине сөюем: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 217 б. – 3000 д.
Шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1954. – 96 б. – 3000 д.
Ташу: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 155 б. – 4000 д.
Себер тракты: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 63 б. – 4000 д.
Дәверләр диалогы: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. С.Хәким. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 267 б. – 4000 д.
Йокысыз төннән соң: роман-симфония. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 104 б. – 3000 д.
Кояшлы көн хакына: шигырьләр, поэмалар, роман-симфония / төз. А.Нарбеков; кереш сүз авт. Ә.Баянов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 384 б. – 6500 д.
Түгәрәк бәхет: повестьлар, хикәяләр, мәкаләләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 222 б. – 12000 д.
Муса абый: докум. повесть. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 112 б. – 15000 д.
Киңлекләр: сайланма тәрҗемәләр / төз. А.Нарбеков, Р.Мингалимов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 139 б. – 2000 д.

* * *
Во имя солнечного дня: поэма / пер. с татар. Г.Регистана. – М.: Сов. писатель, 1954. – 55 с. – 5000 экз. («Кояшлы көн хакына»)
Ты все, что есть: стихи, поэма / пер. с татар. – Казань: Таткнигоиздат, 1957. – 156 с. – 5000 экз.
Как оживает камень: стихи, поэма. – М.: Сов. писатель, 1965. – 78 с. – 60000 экз. («Күмер көйри»)
Мы не забудем тебя: повесть о Мусе Джалиле / пер. с татар. Р.Кутуя. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1966. – 119 с. – 30000 экз. («Без сине онытмыйбыз»)
После бессонной ночи: роман-симфония / пер. с татар. М.Аввакумовой. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1980. – 95 с. – 10000 экз. («Йокысыз төннән соң»)
Встреча на середине моста: стихи, поэмы / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2006. – 167 с. –500 экз. («Күпер уртасында очрашу»)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мингалимов Р. Бик бәхетле шагыйрь // Казан утлары. – 1969. – № 3. – 129–132 б.
Әнвәр Давыдов // Казан утлары. – 1975. – № 3. – 149–173 б.
Баянов Ә. Вакыт сурәтләре // Казан утлары. – 1979. – № 3. – 128–134 б.
Юзиев Н. Нурлы поэзия / Н.Юзиев. Шигърият дөньясы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 215–233 б.
Мингалимов Р. Чорлар чатында // Казан утлары. – 1989. – № 3. – 153–154 б.
Миңлебаев К. Аның шигърияте озак балкыр әле // Казан утлары. – 1999. – № 3. – 170–173 б.
Маннапов Ш. Шагыйрь салган күпер // Казан утлары. – 1999. – № 3. – 174–178 б.
Латыйп К. Иркен сулышлы шагыйрь // Ватаным Татарстан. – 1999. – 19 март.
Мингалимов Р. Тормыш ул – күпер уртасында очрашу // Шәһри Казан. – 1999. – 26 март.
Галиуллин Т. Фидакарьлек // Казан утлары. – 2004. – № 7. – 124–126 б.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»