поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

БУРУНДУКОВСКАЯ ЕЛЕНА

Елена Викторовна Бурундуковская 1960 елның 26 октябрендә Казан шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туа. Биш яшьтән 1 нче номерлы балалар музыка мәктәбенә йөри, гомум белемне 18 нче мәктәптә ала. Аннан соң (7 нче сыйныфтан) Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус музыкаль мәктәптә укый.

1978–1983 елларда Елена Бурундуковская Казан дәүләт консерваториясендә «фортепиано» һәм «орган» белгечлекләрен үзләштерә. Консерваторияне тәмамлаганнан соң, шунда концертмейстер булып эшкә урнаша, аннан соң орган, клавесина һәм хормейстер кафедрасында укытучы, 2002 елда доцент дәрәҗәсе ала. 1988 елда ул М.Гнесин исемендәге Мәскәү музыка академиясе аспирантурасына читтән торып укырга керә, аны тәмамлаганнан соң, П.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә «Джироламо Фрескобальдиның орган-клавир әсәрләре һәм аларны органда башкару тәртипләре» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. 1990–1994 елларда Е.Бурундуковская, орган көйләрен башкару осталыгына өйрәнү өчен, Италия, Швейцария, Австриядә мастер-сыйныфларга йөри, клавесинада уйнауга Европа башкаручыларыннан өйрәнә.

Елена Бурундуковская бала чактан ук шигырьләр яза, 1978 елның сентябрендә танылган Казан шагыйре Николай Беляев җитәкләгән «АРС» әдәби түгәрәгенә ул иҗат сандыгыннан дистәләгән шигырь алып килә һәм шушы елдан республика һәм Бөтенсоюз матбугатында аның шигырьләре күренә башлый. 1979 елда Мәскәүдә «Молодая гвардия» нәшриятында Евгений Евтушенко редакциясендә чыккан яшь авторларның «Ранний рассвет» җыентыгына аның ике шигыре кертелә.

1983 елда шигырьләре Татарстан Язучылар берлегенең рус секциясендә тикшерелә. Бер табаклап шигыре Татарстан китап нәшриятында чыккан яшь авторларның «Горизонт» (1988) исемле күмәк җыентыгында урын ала. 1989 елдан Е.Бурундуковская Америка шагыйре Джон Грейсен Браун белән хезмәттәшлек итә: шигырьләрен һәм аның «Россия турында симфония»сен тәрҗемә итә, соңрак бу поэмага нигезләнеп, танылган Казан композиторы Б.Трубин симфоник әсәр дә яза. Е.Бурундуковская шигырьләре Дж.Браун тәрҗемәсендә Виргиния штаты университетында нәшер ителүче журнал битләрендә дә күренә. 1992 елда шагыйрәнең «Личные местоимения» исемле беренче китабы чыга. 2004 елда Татарстан китап нәшриятында «Учебник жизни собственной пишу...» исемле икенче китабы дөнья күрә. Елена Бурундуковская шигырьләре «Студенческий меридиан», «Смена», «День и ночь», «Казань», «Идель» журналларында басыла.

Е.Бурундуковская XX гасырның 80 нче елларыннан республиканың иҗади яшьләр Советы эшендә актив катнаша, күптөрле акцияләр оештыра. Шәһәрнең мәдәни тормышына сизелерлек үзгәрешләр керткән «Экология намусы» дип аталган поэзия кичәләренең уңышы турыдан-туры аның инициативасына бәйле. 1992 елда ул Яр Чаллы шәһәрендә «Молодая гвардия» нәшрияты оештырган Татарстанның яшь язучылар семинарында катнаша.

Аның биографиясе Кембридждагы Халыкара үзәктә басылган «Интернациональ библиографияләр сүзлеге»нең 23 нче басмасына кергән.

Е.Бурундуковская – 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Личные местоимения: стихи. – Казань: Библиотека журнала «Казань», 1992. – 48 с. – 5237 экз.
Учебник жизни собственной пишу...: стихи. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2004. – 126 с. – 2000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Благов Ю. Так рождается мастер // Сов. Татария. – 1990. – 2 дек.
Кожевникова Р. Новая книга // Идель. – 2004. – № 9. – С. 93–95. 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»