поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

БУЛАТОВА ДИЛБӘР

Дилбәр Булатова (Дилбәр Данис кызы Сөләйманова) 1972 елның 12 гыйнварында Башкортстан республикасының Чакмагыш районы Кашкар авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында ала. Аннан Калмашбаш урта мәктәбен, Башкорт дәүләт университетының татар-рус филологиясе бүлеген тәмамлый.

Мәктәптә һәм югары уку йортында укыганда ук «Игенче» район газетасында, «Башкортстан пионеры», «Кызыл таң», «Өмет» газеталарында мәкаләләре басыла.

1994-1996 елларда ул «Тулпар» журналы оештырган хикәя конкурсында җиңеп чыга. 2001 елда «Иделем акчарлагы» (Казан) яшьләр бәйгесендә проза әсәрләре буенча төп бүләккә лаек була. 2005 елда Башкортстан «Китап» нәшриятында «Яшьләр тавышы» сериясендә «Туй» дип исемләнгән хикәяләр җыентыгы дөнья күрә.

1995 елда Дилбәр Булатова «Тулпар» журналына эшкә чакырыла. Ул бүгенге көндә дә шунда бүлек мөдире булып хезмәт итә.

Хикәяләре, әдәбият-сәнгать әһелләренә багышланган публицистик язмалары «Тулпар», «Бельские просторы» журналларында, «Кызыл таң», «Өмет», «Мәдәни җомга» газеталарында басыла. Хикәяләрендә автор яңа заман проблемаларына мөрәҗәгать итә. Каһарманнарының психологик кичереше әхлакый кыйммәтләр яссылыгыннан чыгып бәяләнә. Алар җанлы сөйләм теле, үткен сюжет, камил композициягә корылулары белән үзенчәлекле.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Туй: хикәяләр. — Уфа: Китап, 2005. — 144 б. — 1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Дәүләтшин К. Табышлар һәм югалтулар // Тулпар. —1996. — № 6.
Әдәби иҗат — кешенең изгелеккә, камиллеккә омтылышын сурәтләү // Кызыл таң. — 2005. — 16 нояб.

© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»