|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Бүген синең туй (Айфара)Рәшит Максутов көе Айдар Минһаҗев сүзләре
Кайчан гына әле бергә идек,
Бергә йөри идек болында.
Шул болыннан җыеп бүләк иткән
Чәчәкләрем иде кулыңда.
Ә бүген синең туй, янәшәңдә бүтән,
Ә бүген синең туй, сөюләрең шулмы?!
Икәү бергә йөргән таныш болыннардан
Чәчәк җыям бүген котлап синең туйны.
Котлый дуслар сине туең белән
Шатлык бизи нурлы йөзләрен.
Берәүгә дө инде кирәк түгел
Бүген минем яшьле күзләрем.
Ә бүген синең туй, янәшәңдә бүтән,
Ә бүген синең туй, сөюләрең шулмы?!
Икәү бергә йөргән таныш болыннардан
Чәчәк җыям бүген котлап синең туйны.
Туең бүген, бүген яңгыр ява
Мин бармадым синең туеңа.
Елмаеп син, алсу гөлләр тотып,
Чыксаң иде хәзер юлыма.
Ә бүген синең туй, янәшәңдә бүтән,
Ә бүген синең туй, сөюләрең шулмы?!
Икәү бергә йөргән таныш болыннардан
Чәчәк җыям бүген котлап синең туйны. |
Иң күп укылган
|