|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Бер син генә (Зө-ләй-лә)Бер син генә түгел лә – ул миңа болай караган,
Керфекләрен тарак итеп күз нурларын тараган.
Ләкин җирдә бер син генә мине болай тилмерткән,
Йөрәгемә сөю салып мәхәббәттән тилерткән.
Бер син генә түгел лә – ул миңа болай омтылган,
Сагышлы чагымны күреп күзләренә моң тулган.
Ләкин җирдә бер син генә мине болай тилмерткән,
Йөрәгемә сөю салып мәхәббәттән тилерткән.
Бер син генә түгел лә – ул миңа болай сүз дәшкән,
Акыллы киңәшләр биреп бәхет юлы эзләшкән.
Ләкин җирдә бер син генә мине болай тилмерткән,
Йөрәгемә сөю салып мәхәббәттән тилерткән. |
Иң күп укылган
|