поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

БАЙЧУРИНА ЗАҺИРӘ

(1890–1977)

Заһирә Гали кызы Байчурина элекке Вятка губернасы Алабуга өязенең (хәзерге Татарстан Республикасы Әгерҗе районы) Тирсә авылында мулла гаиләсендә туа. Өч яшеннән әтисез калып, әнисе тәрбиясендә үсә, башлангыч белемне дә аңардан ала (әнисе Тирсәдә кырык ел буе балалар укыткан). Унбер яшенә җиткәч, Заһирәне Иж-Бубидагы кыз балалар мәдрәсәсенә укырга бирәләр. 1906 елда мәктәпне тәмамлагач, ул туган авылына кайта һәм укытучылык эшен башлап җибәрә. 1907–1914 елларда әүвәл Уфада, соңрак Пермь шәһәрендә мөселман кызлары өчен ачылган мәктәпләрдә укыта. Шигырьләр яза башлавы да шул елларга туры килә. Беренче шигырьләре көндәлек матбугатта (Казандагы «Сөембикә», «Ак юл» журналларында) 1913 елдан күренә башлый. Шагыйрәнең бу чор шигырьләре, нигездә, татар хатын-кызының үз язмышыннан зарлану, Беренче бөтендөнья сугышына каршы ризасызлык хисләре белән сугарылган («Үпкә», «Җырым моңлы», «Татар кызы», «Тоткын» һ.б.).

Октябрь инкыйлабыннан соң З.Байчурина Пермьнән торып Казанда һәм Мәскәүдә татар телендә чыга торган газеталарда актив языша. 1918 елда Пермьне Колчак гаскәриләре алгач, ул әүвәл Алабугага, аннан Казанга күчеп килә.

1918–1925 еллар – шагыйрәнең иң актив иҗат иткән дәвере. «Кызыл Армия» газетасы, «Безнең юл» (хәзерге «Казан утлары») журналы һ.б. матбугат басмаларында аның зур сәяси вакыйгаларга – хөрлек, милли азатлык вәгъдә иткән большевиклар хакимиятенә, кызыл сугышчыларга дан җырлаган, тигез хокуклылык, гаделлек идеяләре белән рухланып яңача тормыш төзергә керешкән хезмәт кешеләренең, бигрәк тә хатын-кызларның хыялдагы образларын гәүдәләндергән күп кенә шигырьләре басыла. Аның 1918 елда чын ихластан ышанып язган «Бабабызга» шигырен соңыннан татар шигъриятен күмеп киткән Ленин тематикасының башлангыч үрнәкләреннән берсе дип бәяләргә мөмкин.

1923 елда З.Байчуринаның «Шигырьләр мәҗмугасы» басылып чыга. Шул ук елда бер бәйләм шигырьләре Фәтхи Бурнаш төзеп чыгарган «Көрәш җырлары» исемле җыентыкка да урнаштырыла.

1935–1939 еллар арасында З.Байчурина Казанда район советында депутатлык вазифаларын башкара һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр (ул 1977 елның 26 декабрендә Махачкала шәһәрендә вафат була) бөтен көчен һәм тормыш тәҗрибәсен яшь буынны тәрбияләү эшенә багышлый.

Заһирә Байчуринаның сайланма шигырьләре 1959 елда чыккан «Ана сүзе» исемле китабында һәм «Өмет йолдызлары» (1988) дигән күмәк җыентыкта урын алган.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Шигырьләр мәҗмугасы. – Казан: Татгосиздат, 1923. – 44 б. – 2000 д.
Ана сүзе: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 83 б. – 5000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гайнанов Р. Заһирә Байчурина // Азат хатын. – 1958. – № 7. – 15–16 б.
Өмет йолдызлары: XIX йөз ахыры һәм XX йөз башы татар хатын-кыз язучылары әсәрләре / төз. М.Гайнуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 248–260 б. 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»