поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

БАЯН ӘХСӘН

Шагыйрь, прозаик Әхсән Баян (Әхсән Фәтхелбаян улы Баянов) 1927 елның 8 декабрендә Башкортстанның Илеш районы Әшмән авылында туа. Нәсел шәҗәрәсе борынгы татар морзалары һәм дин әһелләре токымына барып тоташканлыгы мәгълүм.

Әхсән 1943 елда күрше Ишкар авылы мәктәбендә җиде сыйныф тәмамлаганнан соң, берничә ел туган авылының күмәк хуҗалыгында төрле эшләр башкара, 1947–1950 елларда район үзәге Югары Яркәйдә Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе булып эшли. Шунда, төп эшеннән аерылмыйча укып, урта мәктәпне тәмамлый. Бер ел авылда укытканнан соң, 1951 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга килә. Укуын тәмамлагач, ул озак еллар журналистика хезмәтендә: 1956–1962 елларда «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында башта хәбәрче, аннары әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, 1962–1966 елларда «Казан утлары» журналы идарәсендә җаваплы сәркәтип, 1977–1981 елларда шул ук журналның баш мөхәррир урынбасары булып эшли.

Ә.Баян – иң әүвәл шигъри әсәрләре белән танылган әдип. Шигырьләре район газетасында – 1943 елдан, республика матбугатында 1951 елдан басыла башлый, беренче җыентыгы («Диңгез шавы») Татарстан китап нәшриятында 1959 елда чыга. Ә.Баян – шигъри әсәрләре тупланган ике дистәдән артык китап авторы. Аның күпсанлы лирик һәм фәлсәфи-публицистик шигырьләре, балладалары һәм «Яшел мәйдан» (1957), «Диңгез шавы» (1958), «Мират» (1959), «Сез аңларсыз мине» (1963), «Сәяхәтнамә» (1969), «Кышкы чәчәкләр» (1974) кебек поэмалары, үзе яшәгән заманның характерлы билгеләрен, яшьтәшләре буынының романтик уй-хисләрен, өметләрен сәнгатьчә гәүдәләндерү юлында үзенчәлекле иҗат тәҗрибәсе буларак, XX гасырның икенче яртысындагы татар поэзиясе хәзинәсендә лаеклы урын алып торалар. «Әхсән Баян – һичкемгә охшамаган даулы лирик герое булган, үзенчәлекле, каршылыклы төрле фикерләр кузгата торган, бай күңел дөньясы тудырган безнең чор шагыйре... Шигъри дөньясында аның үз буыны холкы да, утызынчы-кырыгынчы еллар авырлыгы тудырган чуар уйлар фәлсәфәсе дә, шулай ук дөнья шигъриятен тирәнтен үзләштерү дә бар», – дип бәяли аның поэтик иҗатын күзаллаган яшьрәк замандашы Рәдиф Гаташ.

Ә.Баян – проза һәм драматургия жанрларында да үзенчәлекле уңышларга ирешкән әдип. Тоталитар система тудырган буталчык замандагы татар авылы хәлләрен һәм андагы кешеләрнең катлаулы көнкүреш мәшәкатьләренә баткан перспективасыз тормышын киная катыш әдәби чаралар ярдәмендә нечкәләп гәүдәләндергән «Яшьлегемне эзлим» (1966), «Дүрт монолог» (1968), «Тау ягы повесте» (1972), «Язмыштан узмыш» (1974), «Төлке тоту кыен түгел» (1975), «Аязучан болытлы һава» (1978), фән кешеләре арасындагы катлаулы әхлакый мәсьәләләрне үзәккә алып язылган һәм үзара төп геройлары аша бер китапның бердәм өч кисәге сыман кабул ителгән «Тавыш – табигать бүләге» (1977), «Аргы яр» (1979), «Мәңгелек бәхәс» (1986) повестьлары, тормыштагы демократик үзгәрешләр тәэсирендә туган «Җәй белән җәй арасы» (1991), җәмгыятьтәге кыргыйлык күренешләрен, эчкечелекне, милләт эчендәге маңкортлык фәлсәфәсен фаш иткән «Урланган ай» (1994), автобиографик характердагы әсәрләреннән «Хыялда туган каләм» (1995), «Су өсләрендә пароход» (1997) исемле повестьлар, ниһаять, Кама буендагы социаль үзгәрешләрне гыйбрәтле кеше язмышлары аша калку итеп гәүдәләндергән «Ут һәм су» (1971), «Таш китап» (1981) романнары, драматургиядә «Күзләре нинди иде» (1965), «Һәйкәл» (1970), «Зәңгәр кыңгыраулар» (1972) исемле сәхнә әсәрләре, тарихи «Алтын кашбау» (1980–1986) һәм Г.Тукайга багышланган «Каракош» (1989–1991) шигъри трагедияләре әдипнең иҗади фантазиясенең колачын һәм тематик диапазонын билгелиләр. Язучының проза әсәрләре, поэзиясе кебек үк, рухы һәм җирлеге реалистик булу өстенә, романтик һәм ассоциатив-символик образларга бай булуы белән аерылып торалар. Сюжет-композиция мәсьәләләрендә дә автор еш кына шартлы алымнарга мөрәҗәгать итә. Гомумән, тормыш чынбарлыгын шигъри күзаллау – әдипнең бөтен иҗатына хас.

«Ут һәм Су» романы өчен Ә.Баян 1975 елда «Камгэсэнергострой» төзү берләшмәсенең I дәрәҗә бүләгенә, ә сайланма повестьлары тупланган «Урланган ай» исемле китабы өчен 1999 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Нигездә олылар язучысы булып танылса да, Ә.Баян яшь буын укучыларын да даими күз уңында тота. Көндәлек матбугат битләрендә әледән-әле басыла килгән шигъри тәлгәшләре һәм лирик хикәяләре, заманында яшүсмерләр дә яратып укыган «Мират» поэмасы (1959), «Яшьлегемне эзлим» повесте (1966), «Әйт сүзеңне, яшьлек!» (1965), «Яшен исе» (1967) кебек шигъри җыентыклары, кече яшьтәге балаларга атап чыгарылган «Җыр дәвам итә» (1986), «Җил яратучы күркә» (2002) исемле хикәя китаплары әдипнең бу юнәлештәге иҗади уңышларын тәшкил итәләр.

Ә.Баян – әдәби иҗатын җәмәгать эшләре белән тыгыз бәйләп барган язучы. Ул озак еллар Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы (1974–1999), Әдәби фонд идарәсе рәисе (1989–1999) булып торды, җәмәгать эше тәртибендә «Казан утлары» һәм «Идел» журналлары редколлегиясендә, Язучылар берлегенең кабул итү комиссиясе составында эшләде.

Әхсән Баян – «Почет Билгесе» ордены кавалеры (1977), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1988). Татар әдәбиятын үстерү юлында күрсәткән зур казанышлары өчен аңа 2004 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән шәрәфле исем бирелә.

Ә.Баян – 1965 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ут һәм Су: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 264 б. – 15000 д.
Елларга сәяхәт: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. С.Хәким. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 368 б. – 4500 д.
Ак канатлар: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 352 б. – 3500 д.
Таш китап: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 248 б. – 15000 д.
Заман сурәтләре: лирик язмалар, мәкаләләр, очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 271 б. – 3600 д.
Урланган ай: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 351 б. – 3000 д.
Кызыл ут: шигырьләр һәм шигъри трагедия. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 287 б. – 2000 д.
Җил яратучы күркә: нәни хикәяләр. – Казан: Мәгариф, 2000. – 31 б. – 2000 д.
Сайланма әсәрләр: 5 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 3000 д.
1 т.: лирика. – 415 б.
2 т.: шигырьләр, поэмалар. – 351 б.
3 т.: пьесалар, хикәяләр, повесть. – 383 б.
4 т.: повестьлар. – 415 б.
5 т.: повестьлар, уйланулар. – 383 б.
Тәкәрлек сагышы: шигырьләр, хикәяләр, публицистик язмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 288 б. – 2000 д.

* * *
Вы поймете меня: стихи и поэма / пер. с татар. В.Леоновича. – М.: Сов. писатель, 1968. – 95 с. – 10000 экз.
Ищу молодость: лирич. повесть / пер. с татар. Н.Нефедова. – М.: Сов. писатель, 1971. – 238 с. – 30000 экз.
Зимние цветы: стихи и поэма. – М.: Современник, 1975. – 77 с. – 10000 экз.
Повесть Горной стороны: повести. – М.: Современник, 1978. – 351 с. – 75000 экз.
Судьба стучится в дверь: стихотворения и поэма. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1980. – 192 с. – 5000 экз.
Другой земли нет: стихи / пер. с татар. В.Леоновича. – М.: Сов. писатель, 1983. – 88 с. – 10000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Галиуллин Т. «Йолдызлар җитә һәркемгә...» // Казан утлары. – 1990. – № 4. – 173–178 б.
Миңнуллин Ф. Шагыйрьнең прозасы // Ф.Миңнуллин. Балта явызлар кулында: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 263–300 б.
Низамиев Р. Яшьлекне сагыну // Казан утлары. – 1997. – № 11. – 28–30 б.
Галимуллин Ф. Тәрәзәдән якты бөркелә... // Мирас. – 1997. – № 12. – 43–47 б.
Ахунов Г. Өмет һәм хыяллар дөньясында // Ватаным Татарстан. – 1997. – 12 дек.
Насыйбуллин М. Аеңны урлатма икән... // Мәдәни җомга. – 1999. – 26 март.
Баян Ә. Уйлар дөньясында: хәтер дәфтәреннән // Казан утлары. – 2000. – № 12. – 94–121 б.

* * *
Мустафин Р. К бесконечности, душа, не привыкай // Дружба народов. – 1976. – № 9. – С. 278.
Хаким С. В поэзии и в прозе // Сов. Татария. – 1977. – 8 дек.
Кобяков А. «Преклоняйся только перед землей, матерью и любимой...» // Респ. Татарстан. – 1977. – 29 дек.
Валеев М. Порывы души человеческой // Сов. Татария. – 1979. – 28 янв.
Мустафин Р. Человек и его дело // Лит. обозрение. – 1979. – № 6.
Малышев С. Ищу в людях света и тепла // Веч. Казань. – 1987. – 8 дек.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»