поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

БАТТАЛ ГАБДЕЛБАРИ

(1880–1969)*

Әдип, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Габделбари Баттал (Габделбари Габдулла улы Сәетбаттал) элекке Самара губернасының Бозаулык өязе Яңа Алтан (Биләгүр) авылында таза хәлле зыялы гаиләдә туа. Башлангыч белемне туган авылында алганнан соң, Оренбургтагы Кәрвансарай мәхәлләсе һәм Оренбург Каргалысы мәдрәсәләрендә, аннан Троицкидагы «Рәсүлия» мәдрәсәсендә укый. Рус-япон сугышы башланыр алдыннан Мисырга китә, 1904–1906 елларда Каһирәдәге «Әл-Әзһәр» университетында укый, бер үк вакытта гарәп газеталарында мәкаләләр яза башлый. 1908 елларда Мисырдан кайткач, «Вакыт» газетасы, «Шура» журналы һәм башка матбугат органнары белән хезмәттәшлек итә, әдәбият, милли-иҗтимагый мәсьәләләргә багышланган мәкаләләре белән таныла. 1910–1913 елларда Троицкидагы мәдрәсәдә гарәп теле һәм тарих укыта, аннары, Казанга килеп, «Йолдыз» газетасында эшли.

Г.Баттал чит илгә 1920 елның августында чыгып китә. Башта Финляндиядә, 1925 елдан Төркиядә яши. Ул чит илдә дә әдәби иҗат эшен туктатмый, газета-журналларда языша, тарихи, публицистик, биобиблиографик хезмәтләрен бастыра.

Г.Баттал 1969 елда Истанбул шәһәрендә вафат була.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Нәзарияте әдәбия (Әдәбият теориясе). – Казан (?), 1913. – 116 б.
Габделвәли Яушев: Троицк миллионеры биографиясе. – Оренбург (?), 1913. – 95 б.
Яңа әдәбият: Г.Ибраһимов белән бергә төзегән татар әдәбияты буенча хрестоматия. – Казан (?), 1914.
Татар тарихы. – 3 басма. – Казан (?), 1916. – 128 б.
Казан төрекләре тарихы вә сәяси көрәшләр. – Истанбул (?), 1925.
Төрек-татар тарихы. – Мукден (?), 1938.
Казанлы төрек мәшһүрләреннән: Галимҗан Баруди, Садри Максуди, Муса Ярулла Биги, Ризаэддин Фәхретдин угълы. – Истанбул (?), 1958.
Казан төрекләре. – Анкара (?), 1966.
Казан төркиләре / тәрҗ. А.Рәхимова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 191 б. – 5000 д.
Мин бер яктылык эзләгән идем. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 175 б. – 2000 д.
* * *
Ислам философлары Мөхәммәд Габдеһ һәм Җамалетдин Әфгани. – Казан (?), 1908. – 134 б. (Гарәпчәдән тәрҗемә.)
Мәгыйшәт юллары. – Казан (?), 1908. – 152 б. (Гарәпчәдән тәрҗемә.)
Сөймәк вә өйләнмәк. – Оренбург (?), 1909. – 151 б. (Гарәпчәдән тәрҗемә.)

* Кайбер басма чыганакларда әдипнең туган елы 1874, 1882, хәтта 1883 дип күрсәтелә.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»