поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

БАЛАСАГУНИ ЙОСЫФ

(1016 һәм 1021 еллар аралыгы – 1070 елдан соң)

Йосыф Баласагуни Караханилар дәүләтенең Баласагун каласында (ул хәзерге Токмак шәһәре тирәсендә урнашкан була) якынча 1016–1021 еллар аралыгында дөньяга килә. Ул Кашгар шәһәренә күчеп килә һәм 1069–1070 елларда үзенең атаклы «Котадгу белег» әсәрен иҗат итә.

Котадгу белег» («Бәхеткә илтүче белем») – борынгы әдәби төрки телдә иҗат ителгән язма ядкәрләрнең хәзерге көнгә килеп җиткәннәреннән иң зурысы һәм иң күренеклесе. Ул – үндүрт меңгә якын шигъри юлны тәшкил иткән фәлсәфи эчтәлекле, әхлакый-дидактик поэма. Әсәр башта төрки телдә гарәп хәрефләре белән язылып, шагыйрь аны Караханилар мәмләкәте хөкемдары Тавгач Богъра ханга (идарә вакыты 1056–1103 елларда) бүләк итеп бирә. Моның өчен Богъра хан шагыйрьне үз Сараеның Олугъ Хас Хаҗибы, ягъни өлкән эш башкаручысы (вәзире) итеп билгели. Ориенталист галим В.В.Радловның (1837–1918) фикеренчә, Богъра хан, поэма халык арасында киңрәк таралсын өчен, аны уйгур әлифбасына да күчертеп ишәйттерә.

«Котадгу белег» – урта гасырлар төрки әдәбиятында кешенең бөеклегенә дан җырлаучы, дәүләт белән гадел һәм акыллы идарә итү идеалын чагылдыручы, законны өстен куючы беренче әсәр. Поэмада төрки халык иҗаты үрнәкләре (мәкаль һәм әйтемнәр) зур урын ала. Әсәр Идел буенда һәм Урал төбәгендә татарлар арасында киң таралыш таба. Поэма ХХ гасыргача төрки халыклар әдәбияты үсешенә көчле йогынты ясый.

Поэма безнең заманга соңрак күчерелгән өч кулъязма нөсхәсендә билгеле. Саклану урыннары буенча алар «Каһирә нөсхәсе», «Вена нөсхәсе» һәм «Ташкент нөсхәсе» дип аталалар. Әлеге табылдык өч нөсхә арасында иң тулырагы, камилрәге булып исәпләнгән «Ташкент нөсхәсе» фәндә күбрәк «Нәманган (Фирганә) нөсхәсе» исеме белән мәгълүм. Беренче тапкыр аны 1913 елда Урта Азиягә гыйльми сәяхәте вакытында күренекле милләттәшебез – дөньякүләм танылган тарихчы галим Әхмәтзәки Вәлиди (1890–1970) Нәманган шәһәрендә Мөхәммәд хаҗи исемле бер ишанның шәхси китапханәсеннән таба һәм табышы турында «Восточные рукописи в Ферганской долине» дигән русча мәкаләсендә язып чыга («Записки Восточного отделения Императорского Русского Археологического общества», т. XII, вып. III–IV, Петроград, 1915, С. 303–320). Хәзерге вакытта бу нөсхә Үзбәкстан Фәннәр академиясенең Шәрекъне өйрәнү институтында саклана. Аларның беренчесе һәм өченчесе гарәп хәрефләре, ә Вена нөсхәсе уйгур хәрефләре белән күчерелгән. Вена нөсхәсенең күчерелгән елы – 1439.

1942–1943 еллар дәвамында Төркиядә әлеге өч нөсхәнең факсимиле басмалары нәшер ителеп, соңга таба төрек галиме-лингвисты профессор Рәшит Рәхмәти Арат (1900–1964; тумышы белән ул Татарстанның хәзерге Арча районы Иске Әҗем авылы татары) тарафыннан башкарылган җыелма тәнкыйди тексты һәм шуннан төрек теленә тәрҗемәсе басылып чыга. Р.Р.Арат эшләгән шул җыелма текст нигезендә 1983 елда поэманың рус теленә дә беренче тулы тәрҗемәсе дөнья күрә. Поэманың шулай ук үзбәк теленә тәрҗемә ителүе дә мәгълүм.

Сәнгатьчә язылган классик әдәби әсәр булу өстенә, «Котадгу белег» төрки телләрнең, шул җөмләдән татар теленең дә борынгы чор тарихын өйрәнүдә кыйммәтле чыганак хезмәтен үти.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Наука быть счастливым. – М. (?), 1971.
Благодатное знание / пер. с татар. С.Иванова. – М.: Наука, 1983. – 557 с.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Борынгы төрки һәм татар әдәбиятының чыганаклары. – Казан: Казан дәүләт ун-ты, 1981. – 25–31 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»