|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Балачагым (ИлГәрәй)Балачагым гел дә искэ тошә,
Су чәчрәтем сулар керүләр.
Куңелемдә онытылмас булып
Мәнге калды матур мизгеллэр.
Кайда калды гүзәл балачагым,
Онытылып уйнап йөрүләр,
Әнкәемнең орышасын белеп
Курка – курка өйгә керүләр?
Җәйләр җиткәч, бәбкә саклый идек,
Экияти яшел аланда.
Әткә каздан куркып елаулары
Бүгенгедәй истэ хаманда.
Кайда калды гүзәл балачагым,
Онытылып уйнап йөрүләр,
Әнкәемнең орышасын белеп
Курка – курка өйгә керүләр?
Хәтеремдә кулга чәчәк тотып
Мәктәп бусагасын атлавым,
Укытучы апа белән бергә
Зур тактага хэреф язганым.
Кайда калды гүзәл балачагым,
Онытылып уйнап йөрүләр,
Әнкәемнең орышасын белеп
Курка – курка өйгә керүләр? |
Иң күп укылган
|